Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КФУ профессоры Казанда киләсе ун көндә булачак һава торышы турында сөйләде

Киләсе ун көндә Казанда һава температурасы нормадан дүрт градуска югарырак булыр дип фаразлана.

КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев бу хакта «Татар-информ» агентлыгына сөйләде.

«Хәзер без төньяк-көнбатыш циклонының җылы секторында. Аның үзәге Балтыйк диңгезе районында урнашкан. Шуңа да шундый җылы һава торышы урнашты. Хәзер шактый җылы, Казанда температура климатик нормадан өч-дүрт градуска югары», - диде ул.

Ул әле күптән түгел генә, ай башында, шәһәрдә уртача тәүлеклек температура климатик нормадан түбән булуын искә төшерде. Бу атнада салкын аномалиядән җылыга күчү сизелә башлады.

«Якындагы ялларда җылы һава торышы сакланачак. Көньяк-көнчыгыш агымнары көтелә. Явым-төшем булмас, көнчыгыштан антициклон килә. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казан халкын уңайлы язгы һава торышы көтә», - дип билгеләп үтте Переведенцев.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, алдагы шимбә көнне Казанда термометр баганасы +9 градуска кадәр, ә якшәмбе көнне +11 градуска кадәр күтәреләчәк. Дүшәмбе көнне көндезге сәгатьләрдә һава 14 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/kfu-professory-kazanda-kilase-un-konda-bulacak-hava-torysy-turynda-soilade-5852839

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев