Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыклар Дуслыгы йортында Роберт Миңнуллинның иҗат кичәсе үтте

(11 апрель 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан оештырылган «Халыклар Роберт Миңнуллинны укый» әдәби кичәсе узды.

Халыклар Дуслыгы йортының тамаша залында Роберт Миңнуллин туплаган картиналар күргәзмәсе оештырылган иде. Коллекциядә танылган рәссамнарның төрле стиль һәм жанрда иҗат иткән эшләре бар. Алар Роберт Миңнуллинга сүз остасына һәм татар халкының гореф-гадәтләренә хөрмәт йөзеннән Россия шәһәрләрендә һәм берничә чит илдә бүләк ителгән.

Бәйрәмчә әдәби кичәнең кунакларын сәламләп, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов Роберт Миңнуллинның татар халкы, тулаем алганда Россия халыклары мәдәниятеүсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Роберт Миңнуллинның эшләре һәркемне балачактан (балалар өчен иҗат ителгән әсәрләр), яшьүсмер чактан (мәхәббәт һәм җитлегү чоры турындагы шигырьләр) озатып бара, дип сөйләде ул.

Литературный вечер "Народы читают Роберта Миннуллина" (11.04.18)

Концерт программасында Роберт Миңнуллинның шигырьләре тәрҗемәләре төрле телдә яңгырады. Бу бәйрәм чарасы белән Instagram социаль челтәрендә оештырылган «Халыклар Роберт Миңнуллинны укый» зур акциясенә йомгак ясалды. Акциядә бөтен дөнья буйлап төрле милләт вәкилләре катнашты.

Литературный вечер "Народы читают Роберта Миннуллина" (11.04.18)

Башкортостан, Чуашстан, Казахстан, Әзербайҗан, Төркия, Германия, Нигерия һәм башка илләр, төбәкләрдә яшүче Татарстан шагыйре иҗатын үз итүчеләр, мәктәп укучылары, яшьләр, сәнгать ителлигенциясе бер ай дәвамында үзләренең видеоэшләрен (Роберт Миңнуллин әсәрләре тәрҗемәсен туган телләрендә сөйләгән видеотасмалар) челтәрдә урнаштырганнар иде.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Фото: http://addnt.ru

http://addnt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев