Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хайваннарга рәхимсез мөнәсәбәт турындагы закон проекты Корбан бәйрәмгә кагылмый

Бу хакта Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару буенча комитет рәисе Павел Крашенинников белдерә.

Хайваннарга рәхимсез мөнәсәбәт өчен җәзаны катгыйлату турындагы закон проекты Корбан бәйрәмендә корбан чалу, шулай ук ветеринар күрсәтмәсе буенча хайванны йокыга талдыруга, авыл хуҗалыгы терлекләренә, ауга һәм хезмәттә кулланыла торган хайваннарга кагылмый. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Закон проектының икенче укылышка төзәтмәләре гамәлдәге маддәгә кайбер очракларның эләкмәве буенча искәрмә ясарга тәкъдим ителә, дигән Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару буенча комитет рәисе Павел Крашенинников.

“Бу маддәгә корбан чалу, традицион конфессияләрнең башка дини йолаларын үткәрү керми”, - диде Крашенинников.

“Монда мөселманнарның мөһим бәйрәмнәренең берсе Корбан бәйрәме турында сүз бара. Бу традицион ислам бәйрәме һәм күп гасырлык тарихка ия”, - диде парламентарий.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев