Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт министрлыгы: 30 август Татарстанда эшләми торган бәйрәм көне булачак

29 августта эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

30 августны бәйрәм итү уңаеннан, Татарстан халкын киләсе айда өстәмә ял көне көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы Татарстан Законы нигезендә 30 август - Татарстан Республикасы көне һәм Корбан бәйрәме (11 август - иск.Т-и) эшләми торган бәйрәм көннәре булып тора», - диелгән хәбәрдә.

Агымдагы елда Татарстан Президентының «2019 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында»гы Указы нигезендә, Корбан бәйрәме 11 август - якшәмбегә туры килә. «Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы Татарстан Законының 1нче маддәсенә үзгәреш кертү турында»гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, республикада ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта ял көненә өстәмә ял көне бирелми.

Димәк, республика халкын август аенда бары бер генә өстәмә ял көне - 30 август көтә.

29 августта эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев