Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Хәләл”нең дә була төрлесе

Татарстан Диния нәзарәтенең “Хә­ләл” стандарты буенча комитеты Балык Бистәсе районында сәүдә нокталарында йөргәндә, азык-төлеккә үз белдеге белән “хәләл” тамгасы суккан эшкуарларны тоткан. Алар “халял” азык-төлек белән сату итүләре хакында товарларына гына түгел, игъланнар тактасына, витриналарга да язып куярга онытмаган.

Ә “хәләл” билгесе мөселманнарны гына түгел, башка диндәгеләрне дә үзе­нә җәлеп итә. Тик “хәләл” дигәнең һәр­чак тиешле таләпләргә туры кил­мәскә дә мөмкин. Татарстанның кайбер сәүдә челтәрләрендә “хәләл” билгесе астында диндә тыелган азык-төлек белән сату итү очраклары да булды. Ул хакта сораша башлагач, эшмәкәрләр, белмәдек шул, белмәдек, дип җилкә сикертәләр. “Хәләл” стандарты буенча комитетның эксперт бүлеге җитәкчесе Илгиз хәзрәт Баһаветдинов әйтүенчә, шуңа күрә районнарда аңлату эшләре алып барыла. “Хәләл” тамгасы ул – теркәлгән товар билгесе. Безнең система “Рос­стандарт”та теркәлгән. Комитетның “хәләл” тамгасын үз белдегең һәм үз теләгең белән куллану дөрес түгел, – ди Илгиз хәзрәт. – Аның ике юлы бар:  йә билгене бөтенләй алып куярга, йә чыннан да хәләл белән сату итәргә. Кулланучыны алдау килеп чыкмасын, чөнки кеше андый билгене күргәч, монда гел хәләл ризыклар гына, “Хәләл” комитеты күзәтүендә эшчәнлек алып баралар икән дип уйлый башлый. Ә дөреслектә комитет андый кибетне күзәтү түгел, аның барлыгын да белми. Республикада сертификатлашу үткән кибетләр бар. Безнең белгечләр аларда була,  ризыкларны контрольдә тота”.


Яңа гына сәүдә эшенә керешкән эш­куарларның бөтен нечкәлекләрне белеп бетермәве дә ихтимал. “Хәләл” стандарты комитеты ниндидер җи­тешсезлекләрне ачыклаган очракта да аларга җәза бирә алмый, штраф та салмый. Сертификатлаштыру үтегез, дип мәҗ­бүриләү дә алар вәкаләтенә керми. Бары тик ул тамганы куллану өчен сертификатлаштыру процедурасы үтәргә ки­рәк­леген генә кисәтәләр.


Аңлату, чыннан да, комачауламый. Кайбер балык ризыкларына, йогыртларга эмульгатор – кармин (E120) мат­дәсе кушыла. Ул исә бөҗәкләрдән эш­ләнә. Ә шәригать буенча аны мөсел­ман­нарга ашау тыелган. Желатинлы азык-төлек тә шул  ук исемлектә. Кыскасы, сәүдәгәргә дә, кулланучыга да игътибарлы булырга кирәк. 

Фото: https://pixabay.com | Willem67

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев