Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хокук белемнәре мәктәбе

2020 елның 21 августында 15.00-16.00 сәгатьләрдә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак. Сөйләшүнең темасы - мөмкинлекләре чикле балаларның белем алу хокукын тормышка ашыру, инклюзив белем бирү чаралары ярдәмендә реабилитацияләүдә психологик-медик-педагогик комиссиянең роле.

Дәрестә инвалид һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларның белем алуга хокукларын регламентлаучы документлар; балаларны адаптацияләнгән белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына кертү тәртибе һәм процедурасы белән танышу, психологик-медик-педагогик комиссиядә баланы тикшерү, карарларга шикаять бирү процедурасы мәсьәләләре каралачак. Катнашу өчен 89991579442 телефонына исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерын WhatsApp аша яки смс-хәбәр җибәрергә кирәк һәм­ билгеләнгән вакытта конфе­рен­циягә сылтама буенча Zoomга кушылырга кирәк, ул сезгә соңрак җибәреләчәк.

Фото: leninogorsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев