"ХРУСТАЛЬНОЕ СЕРДЦЕ МИРА" Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестиваль-конкурсы
10 декабрь көнне Казан шәһәренең "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә, ел саен үткәрелә торган, "ХРУСТАЛЬНОЕ СЕРДЦЕ МИРА" Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестиваль-конкурсы үтте.
Бәйге, илнең төрле почмакларында яшәүче, балаларны сәнгать ярдәмендә берләштерү, дөньяның төрле илләренең мәдәни традицияләрен саклау; милләтара һәм халыкара элемтәләрне үстерү; мәдәният өлкәсендә иң талантлы яшьләрне һәм балаларны ачыклау һәр яктан ярдәм күрсәтү; коллектилар җитәкчеләре һәм укытучылары арасында тәҗрибә алмашу, һөнәри осталыкларын үстерү максатыннан чыгып үткәрелде. Бу бәйгедә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе катнашты.
Бәйгенең нәтиҗәләре:
"Вокал" номинациясендә
-"Тамчы" вокаль ансамбле (җитәкчесе Харрасова Л. А.) - I нче дәрәҗәдәге Лауреат;
-Гарифуллина Айзилә (җитәкчесе Дәүлиева Г. Р.)- II нче дәрәҗәдәге Лауреат;
-Галимҗанова Әдилә (җитәкчесе Дәүлиева Г. Р.) ике номинациядә дә - II нче дәрәҗәдәге Лауреат;
-"Бәллүр"вокаль ансамбле (җитәкчесе Дәүлиева Г. Р.) - III нче дәрәҗәдәге Лауреат;
-Нуриева Наилә (җитәкчесе Харрасова Л. А.)- III нче дәрәҗәдәге Лауреат.
"Инструменталь башкаручылар " номинациясендә
-Маликова Чулпан – II нче дәрәҗәдәге Лауреат;
-Маликова Чулпан һәм Халимов Адел фортепиано дуэты – III нче дәрәҗәдәге Лауреат.
Җинучеләребезне һәм җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә аларга иҗади унышлар телибез! (Мәдәният бүлеге)
Фото: http://www.chebnovosti.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев