Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Хәят” мөслимәләр җәмгыятендә чүпрәсез ипи пешерергә өйрәткәннәр

Чаллы шәһәренең “Хәләл үзәгендә” очрашулар һәр пәнҗешәмбе көнне була.

Чаллы шәһәренең “Хәләл үзәгендә” “Хәят” җәмгыятендә мөслимәләр өчен чүпрәсез ипи пешерү буенча мастер класс оештырганнар. Бу турыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Һәр пәнҗешәмбе көнне  “Хәят” мөслимәләр җәмгыяте очрашуы була. Инде өч атна рәттән уздырылган чаралар дөрес яшәү рәвешенә багышлана. 27 декабрь көнне мөслимәләр өчен чүпрәсез ипи пешерү буенча мастер класс күрсәтелде. Оеткы ясап, аннан өч төрле ипи пешерү ысулы аңлатылды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чараның икенче өлешендә Россиянең атказан табибы Әнисә Әнисовна дөрес туклану һәм яшәү серләре буенча дәрес үткәргән.

 

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев