Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кибет кассаларында картадан акча алу мөмкинлеге туачак

Саклык банкы быелның икенче кварталында кибет кассаларында картадан акча алырга мөмкинлек бирә торган сервис булдырырга ниятли.

Кибет кассаларында картадан акча алу мөмкинлеге туачак. Саклык банкы быелның икенче кварталында шундый сервис эшләтеп җибәрергә ниятли, дип яза «Ведомости» үз чыганакларына сылтама ясап.

Проект уңышлы гамәлгә ашырылса, бу сервистан Саклык банкы хезмәт күрсәтә торган кибетләрдә әлеге банк картасы хуҗалары гына файдалана алачак. Бу очракта банк транзакцияне мөстәкыйль рәвештә эшкәртәчәк һәм аны түләү системасына җибәрмәячәк, ягъни аңа бәйле булмаячак.

Әлеге мөмкинлекне Mastercard түләү системасы да өйрәнә. Ул Россиянең берничә банкы белән сынаулар үткәрергә өлгерде инде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев