“Киемен күргәч, ава яздым”
Мәктәпләргә куркыныч янаган балаларны барларга кушканнар. Алар укучыларның үз-үзенә кул салу ихтималы барлыгын ачыклаячак. Белгечләр фаҗигаләрнең сәбәбен күп очракта гаиләдә аңлашу җитмәүдән күрә. Каш ясыйм дип күз чыгармаслармы? Суицидка каршы чараларны Россия Мәгариф һәм Сәламәтлек министрлыклары бергәләп әзерләгән.
Тестлар ярдәмендә әти-әниләрнең балаларына мәхәббәте ни дәрәҗәдә икәнлеген ачыкламакчылар. Сораулар арасында: “Балагызны дөньяга теләп тудырдыгызмы?”, “Матур сүзләр еш әйтәсезме?” дигәннәре дә бар. Әңгәмә корып, гаилә турында күбрәк мәгълүмат алырга җыеналар. Иң мөһиме – әти-әниләр дөресен генә сөйләсен. Менә шуннан соң “өй эше” дә бирергә була. “Куркыныч исемлек”кә дуслары булмаган, җавапсыз мәхәббәттән интеккән, “2ле”гә һәм “5ле”гә укучылар да эләгәчәк. “Бүген балаларның – психологик тәрбиясе, әти-әниләрнең белеме җитми. Әти-әниләр балалары белән сөйләшә дә белми”, – ди илкүләм медицина тикшеренүләр үзәге белгече Борис Положий.
Соңгы өч елда республикада элмәккә менүчеләр саны 1,5 тапкыр кимегән. Татарстан Прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм үсмерләр буенча законнар үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимов белдергәнчә, бездә 2016 елда – 11, 2017 елда 13 үсмер үз-үзенә кул салган. Быел исә өч фаҗига килеп чыкты. Ибраһимов әйтүенчә, үсмерләр бу адымга, гадәттә, гаилә, мәктәп, дуслар арасындагы проблемалар, җавапсыз мәхәббәт аркасында бара. Алар үзләренә карата гаеп тагуларны да кабул итә алмый. Әйтик, түбәдән сикереп, исән калган кызны дусларының сүзе ярсыткан. Иптәшләре аны әйбер урлауда гаепләгән. Гаиләнең матди ягы да мөһим. Ишек тоткасында асылынган кыз башкалардан начаррак яшәвеннән, чит илләргә сәяхәткә чыга алмавыннан хурланган. Әнисе белән генә яшәгән кыз: “Син мине аңламадың, мин дә сине туйдырганмындыр”, – дип язу калдырган. Югыйсә алдагы көндә генә кибеттән кием сатып алган булганнар. “5ле”гә генә укыган үсмерләр дә үзләренең акылсыз гамәле белән өнсез калдырырга мөмкин. Имтихан бирә алмау, машина йөртү таныклыгы алмау да үлемгә сәбәп булган очраклар бар. Җәүдәт Ибраһимов әти-әниләргә балаларының үз-үзен тотышына игътибарлы булырга киңәш итә.
– Хәзер балаларны аңлап булмый. Безгә сәер кебек тоелган әйберләргә алар бер дә гаҗәпләнми. Беркөнне улыбыз кибеттән кыйммәтле футболка алып кайткан. Ярар, бәясе өчен сүз әйтмәдем. “Син моңа лаек!”– дигән язуы да бар. Ә арткы ягындамы? Элмәк төшкән рәсемне күргәч, авып китә яздым. Әни, борчылма, бу бит – мода, ди. Үсмер чакта алар теләсә нәрсә белән шаккатырырга мөмкин. Тормыш авыр дигән җырлар тыңлыйлар. Нәрсә, әллә аларга урман кисәргә кушабызмы? Дингә, кызларга карата ышанычлары юк. Үзләрен тынычлыкта калдырганны яраталар, – ди 16 яшьлек егет тәрбияләүче Азалия ханым. – Яшьтәшләренең әти-әниләре белән дә сөйләшәм. Аларның хәле тагын да начаррак икән. 10-11 нче сыйныфта укучы егет-кызлар укырга йөрмиләр. Мәктәпкә баруның мәгънәсен тапмыйлар. Янәсе, кирәкмәгән фәннәр күп. Безнең улыбыз укып эшли башлады әле. Эшкә урнашкач, юк-барга вакыт калмый, дип әйтә.
“Жасмин” психология үзәге психологы Наилә Бәшированың әлеге яңалыкка карата фикере бер төрле генә түгел. “Бер карасаң, дәүләтнең башкалар тормышы турында борчылуы әйбәт. Икенче яктан, бу эшне дөрес башкармау кешенең күңелен җәрәхәтләргә мөмкин. Психика – бик нечкә әйбер, ул заводта станок ясау түгел. Тестларны аноним уздырырга кирәк. Берәүнең серен икенчеләр белмәсен. Чөнки куркыныч янаган гаиләләр шундук үз эченә бикләнәчәк, – ди психолог. – Үсмерлек чорында гармоннары уйнаудан балаларның башлары чуала. Ниндидер сәер футболка кигән өчен сүгәргә дә, куркытырга кирәкми. Кара, нәрсә язылган монда, дип гаҗәпләнү дөресрәк булыр. Болай итеп, аның тел төбен белеп булачак. Әти-әниләр үзләрен балаларыннан өстен куеп сөйләшмәсен иде. Начар билге алган, имтихан тапшыра алмаган өчен сүгәргә кирәкми. Кайберләре максатына ирешә алмаса, дөнья җимерелгәндәй була”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев