Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китабым чыгу белән зур хыялым чынга ашты – шагыйрь Ленар Шәех

Шагыйрьнең Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Үзем белән очрашу” китабы 15 еллык иҗат хезмәтен туплаган.

Татар шагыйре, журналист, галим Ленар Шәехнең Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Үзем белән очрашу” китабы 15 еллык иҗат хезмәтен туплаган. Шагыйрь “Татар-информ” хәбәрчесенә китабым чыгу белән зур хыялым чынга ашты дип әйтте.

  • Ленар Шәех (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов) 1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында туа. Аның “Адашлар” исемле иң беренче язмасы 1994 елда “Игенче даны” (хәзерге “Актаныш таңнары”) район газетасында басылып чыга. 1999–2002 елларда ул Минзәлә педагогия көллиятендә белем ала. Аның әсәрләре бер-бер артлы республика газета-журналларында күренә башлый, “Сабантуй” газетасында шигырьләре басыла. Шул вакытта аны Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев күреп ала. Ул Ленар Шәехкә өмет баглап, аның талантлы шагыйрь булачагына ышаныч белдерә, бу хакта матбугатта язып чыга. Педагогия көллиятен тәмамлагач, шагыйрь Ленар Шәех Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. Ленар Шәех – Татарстан Журналистлар берлеге (2006 ел), Россия Журналистлар берлеге (2006 ел), Халыкара Журналистлар Ассоциациясе – IFJ (2006), Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге (2007 ел) әгъзасы, Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы (2015 ел). 2007 елдан Ленар Шәех – Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир хезмәтендә. 2008 елдан ул Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара. 2012 елда Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Азат Әхмәдуллин җитәкчелегендә филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый. 2013 елда Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә, 2017 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 2015 елда «NEWBOOK.Волга – 2015» Идел буе әдәби премиясе лауреаты була. 2017 елда Швециянең Стокгольм шәһәрендә узган VI Халыкара "Open Eurasian Literature Festival & Book Forum" әдәби фестивалендә "Әдәби әсәр" категориясендә "Кече проза" номинациясендә (бәйгенең Гран-прие) икенче урынны ала.

Ленар Шәех “Татар-информ” хәбәрчесенә “Үзем белән очрашу” китабына 15 ел дәвамында язылган иң яхшы публицистик материаллар һәм проза әсәрләрен туплавын әйтте. “Бу китапны чыгару идеясе күңелемдә күптәннән туган иде инде. Бу минем бер хыялым дисән дә була, чөнки моңа кадәр минем нигездә балалар һәм зурлар өчен шигырь китаплары гына чыгып килде. Монография дә чыкканы булды. Ә инде бу китапта жанр ягыннан караганда әңгәмәләр, әдәби портретлар, иҗат бәяләмәләре, язмалар, сәяхәтнамәләр, уйланулар һәм хикәяләр урын алды. Бу китабым публицистика булса да, анда әдәбилек өстенлек итә. Әдәбилек төшенчәсе бу китапны бербөтен итә. Китабымда 15 ел дәвамында язылган иң яхшы публицистик материаллар һәм проза әсәрләре тупланган”, - диде шагыйрь.

Ленар Шәех әңгәмәләр бүлеген “Очрашулар” дип атавын әйтте. “Китап әңгәмәләр белән башланып китә. Монда мин Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Мәскәүдә яшәүче дипломат Йолдыз Хәлиуллин, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал, Гамил Афзалның хатыны Нәфисә ханым Афзалова, галимнәр, язучылар, табиблар, рәссамнар, чит ил сәнгать вәкилләре белән сөйләштем”, - диде журналист.

Ул китабының икенче һәм өченче бүлекләре турында сөйләде. “Китабымның икенче бүлегендә әдәби портретлар һәм иҗат бәяләмәләре урын алды. Монда шулай ук төрле нәшриятларда дөнья күргән китаплар турында да язылган. Өченче бүлектә авыл һәм авыл кешеләре турында язмалар урын алган. Монда командировкаларда йөреп күргәннәрем турында яздым. Үзем дә авыл малае булгач, күңелдә һәрвакыт - татар авылы. “Уйланулар” бүлегендә иҗат, татар милләте, татар халкы, безнең киләчәгебез, әдәбиятыбыз турында уйлану. “Сәяхәтнамәләр” бүлегендә төрле өлкәләрдә, чит илләрдә күргәннәр урын алды. Ә “Хикәяләр” бүлегендә - проза әсәрләре”, - диде шагыйрь.

Ленар Шәех үз иҗатына Минтимер Шәймиев югары бәя бирүен әйтте. “Китабымны “Үзем белән очрашу” дип атадым, чөнки бу минем студентлык чорым белән, гомумән узган елларым белән очрашуым. Китап тышлыгының соңгы битендә Минтимер Шәймиевнең минем иҗатка багышланган сүзләре бирелгән. Китапны ачканчы ук, күз салып, танышып алу мөмкинлеге бар”, - диде галим.

“Иҗат кешесе, мәсәлән, шагыйрь икән, ул барыбер шагыйрь генә булып кала алмый. Аның өчен бөтен өлкәләр дә кызык. Ул чәчмә әсәрләр дә язып карый, публицистик материаллар да яза. Иҗатка килгән вакытта ук бертөрлелек минем өчен ят әйбер иде. Мин күп темаларны, күп жанрларны колачларга тырыштым. Миңа балалар өчен язу да кызык, юмор һәм сатира жанрында язу да кызык. Иҗат кешесе, минем фикеремчә, күпкырлы булырга тиеш”, - дип сөйләде Ленар Шәех.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев