Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китап киштәсендә яңа басма: »«Мәхәббәттән татлы җимеш»

Хөрмәтле китап укучылар! Яңа әсәр белән газетабыз редакциясенә килеп таныша аласыз.

«Казан утлары» журналы редакциясе китапханәсендә Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итүче Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың «Мәхәббәттән татлы җимеш» дигән китабы чыкты.

«Китапка кергән повестьтә хәзерге заман кешеләре сурәтләнә. Аларның гомере күбрәк офисларда, командировкаларда үтә. Әмма кеше табигатенә хас уй-фикерләр, хисләр заманга карап кына үзгәрми: геройлар нәкъ элеккечә мәхәббәт утында яна, гаилә кору, нәсел дәвам иттерү турында уйлап яши. Укучылар үзләренә таныш язмышлар белән очрашыр, аларның шатлык-куанычларын, борчу-мәшәкатьләрен бергә уртаклашыр», - диде «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова «Мәхәббәттән татлы җимеш» әсәрен «Диләфрүз» газетасына тираж җыяр өчен язуын әйтте. «2014-2015 елларда яздым, бер саннан икенчесенә басылып торды. Һәр санда бер вакыйга тасвирланды һәм кызыграк урында хикәя өзелеп, «Дәвамы киләсе санда» дип тәмамланды. Нәкъ шундый мәхәббәт романнары ярдәмендә без газетаның тиражын үстердек һәм сакладык. Журналист эше мине бик күп язмышлар белән таныштырды. Якыннан аралашкан геройларым ак кәгазь битенә күчте», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың шәхси архивыннан

«Быел май аенда Башкорстанда «Китап-Бәйрәм» халыкара китап ярминкәсе үтте. Бу матур чара кысаларында «Нур» театрында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә социаль медиалар буенча директор Алсу Исмәгыйлеваны очраттым. Бик шатланып берничә китап сатып алдым да: «Минем дә мондый күләмдә язылган мәхәббәт тарихлары бар иде», - дип әйтеп куйдым. Алсу мине «Казан утлары» мөхәррире Рөстәм Галиуллин белән таныштырды. Язмаларымны аларга җибәрдем һәм күз ачып өлгергәнче, китабым дөнья күрде», - диде автор.

Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова Алсу Исмәгыйлевага рәхмәтле булуын әйтте. «Әнием һәрвакыт: «Юлыңда яхшы кешеләр очрасын», дип тели. Алсу - минем язмышымда нәкъ шундый кешеләрнең берсе. 2004 ел. Мин очраклы гына гәзиттә белдерү күреп, «Яңа татар пьесасы» конкурсында катнаштым, ун көн эчендә язып җибәргән пьесам җиңүчеләр рәтенә керде. Казанны белмим, танышларым юк. Бергә укыган, бергә эшләгән ахирәтем Римма минем белән юлга чыкты», - диде ул.

«Татар чараларында гына күрешкән, интернет аша гына аралашкан дусты Алсу Исмәгыйлевада тукталырбыз, диде. Алсу безне җылы ашлар белән каршы алып, Камал театрына озатып калды. Бу кичне без аларда кундык. Егерме елга якын күңелемдә Алсу Исмәгыйлевага рәхмәт хисләре саклыйм һәм бүген аңа булган рәхмәтем тагын да артты гына», - дип сөйләде автор.

Ул «Казан утлары» мөхәррире Рөстәм Галиуллинга һәм журнал редакциясе хезмәткәрләренә рәхмәтле. «Иләк аша үткәреп, артык урыннарын кыскартып, укырлык бер әсәр килеп чыккан! Өзеп-өзеп язылган «Мәхәббәттән татлы җимеш» әсәрен җыеп, бер тапкыр да иркенләп утырып укыганым булмады. Укучылар өчен дә бер ай әсәрнең дәвамын көтү, әлбәттә, рәхәт булмагандыр. «Казан утлары» шундый матур эш башкара! Зур уңышлар телим!» – диде Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова.

  • Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова 1981 елның 25 февралендә Бишбүләк районы Иттихат авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Усак-Кичү урта мәктәбен тәмамлап, Башкорт дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегендә белем ала. Өченче курста укыганда, корреспондент булып, «Атна» гәзитендә хезмәт юлын башлый. «Балалар атнасы» гәзитендә (2003-2004 еллар) мөхәррир эшенең нечкәлекләренә төшенә. 2006-2014 елларда «Атна» гәзитенең баш мөхәррир вазыйфасын башкара. 2010-2019 елларда - «Диләфрүз» гәзитендә баш мөхәррир булып эшли. Бүгенге көнне «Туган Тел» телеканалында да мөхәррир эшен дәвам итә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-utlary-kitapxanase-seriyasenda-dila-moxarram-xairetdinova-kitaby-cykty-5875296

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев