Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киттек Питрау Сабантуена!

Республикакүләм «Питрау» бәйрәме 2023 елның 15 июлендә Мамадыш районы Җөри авылында узачак

Быел керәшен мәдәниятенең «Питрау» XXV республика бәйрәмендә беренче мәртәбә 50дән артык фольклор ансамбле катнашында дини йола буенча бию (ритуаль хоровод) куелачак.

Ансамбльләр Татарстанның 20 районыннан һәм шәһәреннән, Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, Самара өлкәсеннән һәм Красноярск краеннан килә.

«Бәйрәмдә «Питрау түгәрәк уены» дигән фольклор фестивале узачак. Түгәрәк мәйданда 50дән артык фольклор ансамбле катнашында хоровод әзерлибез. Катнашучылар ритуаль адым белән барганда арыш басуындагы кебек дулкын хасил булачак», - диде Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Людмила Белоусова

Фото: © Рамил Гали

Людмила Белоусова сүзләренчә, керәшеннәр борынгыдан түгәрәк уеннарда ходайдан мул уңыш, яхшы һава торышы сораганнар. «Электән елның соңгы әйлән-бәйлән уены (хороводы) Питрауда була, чөнки бу вакытта җәй көзгә авыша, уңыш җыяр вакыт җитә», - диде ул.

Людмила Белоусова зур хоровод оештыру турында күптәннән хыялланганын, ләкин беренче мәртәбә быел тәвәкәлләп караганын әйтте.

«Эстрада артистларыннан Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, Резедә Шәрәфиева, Миңгол Галиев, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов чыгышлары көтелә. Керәшен артистларының бөтенесе чакырылган. Аларның исемнәрен санап тормыйм. Исемлектә барлыгы 52 җырчы. Барысы да килер, дип өметләнәбез», - диде Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Степан Спиридонов

Фото: © Рамил Гали

Матбугат очрашуында билгеле булганча, танылган керәшен артистларыннан Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Лена Бичарина, Вадим Захаров, Марина Карпова, Римма Никитина һәм башкалар катнашуы көтелә. Степан Спиридонов бәйрәм мәйданында 5 сәхнә корылганын әйтте. Эстрада артистлары шуларның дүртесендә җырлаячак. Алар бер сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, чираттагысына күчәчәк.

Бәйрәмдә эстрада артистларыннан тыш, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Татарстанның 20 районыннан һәм шәһәреннән, Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, Самара өлкәсеннән һәм Красноярск краеннан 50дән артык фольклор коллективлары чыгыш ясаячак.

«Бәйрәмгә әзерлек кыштан ук башланды. Фольклор ансамбльләре белән элемтә корып, аларның репертуарын, катнашучыларын барлап чыктык. Бер айдан артык мәйданда төзекләндерү, бизәү эшләре бара. Яңа корылмалар, күперләр эшләнде. Бәйрәм, эчтәлеген югалтмыйча, яңа төсләр белән балкысын, дип тырыштык», - диде Степан Спиридонов.

Быел «Питрау»да көрәш ярышының абсолют батырына акчалата 500 мең сум биреләчәк. Алдагы елларда, гадәттә, җиңел машина бирелә иде.

Батырны бүләкләү тантанасында, традиция буенча, «Керәшен чибәре» бәйгесе җиңүчесе дә катнашачак. 18 яшьтән 28 яшькә кадәрле, шул исәптән кияүгә чыкмаган, 2023 елның иң чибәр һәм иң уңган керәшен кызы да «Питрау» бәйрәмендә билгеле булачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/erikan-torkiyanen-kazandagy-general-konsullygyna-yardame-ocen-saimievka-raxmat-belderde-5873548

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/erikan-torkiyanen-kazandagy-general-konsullygyna-yardame-ocen-saimievka-raxmat-belderde-5873548

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/pitrauda-cygys-yasayacak-estrada-artistlary-bilgele-buldy-5873528

Фоторепортаж: Рамил Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев