Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Клиентлар тарафыннан онытылган банк кертемнәрен бюджетка тапшырырга тәкъдим ителә

Банктагы акчаларында гамьнәре булмаган клиентлар исәбендәге “туктап торган” акчалар миллиард сум белән исәпләнә.

Депутатлар ихтыяҗ булмаган банк кертемнәрен бюджетка тапшыру тәкъдимнәрен өйрәнә. Бу хакта “РИА Новости”га РФ Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков хәбәр иткән. Банктагы акчаларында гамьнәре булмаган клиентлар исәбендәге “туктап торган” акчалар миллиард сумнар белән исәпләнә дигән Анатолий Аксаков.

"Шундый ук хәл кыйммәтле кәгазьләр тотучыларга һәм үзләрен күрсәтә алмаган, дивиденд алмаучы, акционерлык җәмгыятьләрендә торучыларга да кагылырга мөмкин. Бу чыганаклар белән нишләргә кирәклеген ачыкларга кирәк", — дип аңлаткан парламентарий. Шул ук вакытта ул кайбер мәсьәләләрне ачыкларга кирәклеген әйткән.

Мисалга әлеге акчаларны туплау өчен махсус дәүләт фонды төзүне китергән. "Киләсе елга бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләнәчәкбез. Барысы белән дә эшләргә кирәк", — дигән депутат Анатолий Аксаков.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев