Клублар бар ла ул, йөрүчеләре генә...
Авылга бер очкын җитә. Сүз янгын турында түгел, халыкны туплап торучы, төрле эшләргә этәрүче кеше турында бара. Төрле эш дигәне дә, кыңгыр эш түгел, гап-гади мәдәни чаралар оештыруга кайтып кала. Гадәттә, туплану урыны итеп без клубны, ә очкын сыйфатында клуб мөдирен күзаллыйбыз. Менә шул җыелу урыннары – клублар бөтен җирдә дә эшлиме?
Русларга да бар үзәк, керәшеннәргә дә...
Хәер, клублар гына түгел, үзәкләребез дә бар безнең. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы киңәшмәсендә сөйләделәр. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Казанда А.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк һәм керәшен мәдәнияте үзәге булдыру карары барлыгы турында игълан итте. Районнарда исә клублардан тыш, халыклар дуслыгы йортлары да ачыла башлаган. Тиздән Мамадышта, Алабугада, Чүпрәле районында да шушындый ук йортлар үз ишекләрен ачачак. Клубларга килгәндә, соңгы алты елда яңадан төзелгән һәм төзекләндерелгән клубларның саны 658гә җиткән! Татарстан Хисап палатасы тикшеренүләренә караганда, яңа клублар төзелгән авылларда халыкның 97 проценты аларның эшчәнлегеннән канәгать. Шул ук вакытта клуб эшчәнлегенә халыкның 17,7 проценты (208,9 мең кеше) җәлеп ителгән. Бу күпме, әллә азмы? Яңа клублар салу мәдәниятне кымшаттымы, әллә юкмы? Татарстан Президенты эшләгән кадәресе тормышыбызга әллә ни тәэсир итмәде дигән фикердә: “Миңа калса, бу инфраструктура нәтиҗәле файдаланылмый. Кайда инициативалы кеше бар – анда эш гөрли. Күп клубларда исә кемнеңдер кеме утыра. Ул хезмәт хакын ишекне ачкан һәм бикләп кайтып киткән, йә булмаса, ачарга “оныткан” өчен ала. Клублар, китапханәләр, калган заллар бөтен куәтенә эшләргә тиеш”.
Өстәвенә тагын 500 клубны төзекләндерәсе бар икән. Шуның өчен министр клубларны төзү программасын озайтуны сорый. Президент, һәр клуб, һәр музей төзекләндерелергә тиеш, ләкин бу эш еш кына “сакаллы”га әйләнә, диде. Бу җәһәттән министр 2018 елда күпме клуб төзекләндереләчәген әйтә алмады. Ел саен исә, бюджеттан клубларны төзү һәм ремонтлау өчен 614 миллион сум акча бүлеп бирелә. Бу акча, министр әйтүенә караганда, 45 клубны сафка бастыруга җитә.
Музей ишегенә бик элү җиңел, ачуы гына читен
“ВТ” газетасы музейлар эшчәнлеген дә җентекләп өйрәнеп бара. Бу уңайдан да хәлләребез шәптән түгел. Әйтик, быел Казан үзәгендәге Габдулла Тукай әдәби музее, Салих Сәйдәшев исемендәге музей ремонтка ябылды. Шәриф Камал исемендәге музей ишегенә бик эленүгә инде дистәләрчә еллар үтте. Бу җәһәттән Президент совет утырышында, ремонт озак бара, Тукай музее әнә кайчан ябылды, дип тә шелтә белдерде. Музейларның хәлен белешеп без Татарстан Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова белән элемтәгә кердек:
– Тукай музеенда төзекләндерү эшләре чагыштырмача тиз бара. Анда инде эшләр төгәлләнеп килә. Ләкин музеефикация өчен әлегә акча каралмаган. Без дистәләгән оешмага иганәчелек ярдәме күрсәтүләрен сорап хатлар яздык. Өметебезне өзмибез, аңа гына калгач, акча табылыр, дип уйлыйбыз. Тукай музее гадәти музей гына булмаячак. Проект нигезендә биредә Тукай үзәге оештыру каралган. Анда бер бүлмәдә идәннән түшәмгә кадәр шагыйрьнең китаплары урын алачак. Музей халыктан Тукайның төрле елларда чыккан китапларын кабул итә башлады инде. Иран консуллыгы да кызыклы китаплар тапшырды. Музейда Тукайның иҗатын һәм тормышын төрле ысуллар, хәтта анимация ярдәмендә дә чагылдыру планлаштырыла.
Гөлчәчәк Нәҗипова әйтүенчә, Шәриф Камал музеенда да төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Биредә бөтен авырлык бинаның бер өлеше шәхси кулларда булуына килеп төртелгән. Хөкүмәт ул өлешне сатып алган. Хәзер музей Китап йорты дип аталачак. Әлеге дә баягы экспозиция төзүгә, ягъни эчтәлеген булдыруга әлегә акча бүленмәгән.
Композитор Салих Сәйдәшев исемендәге музейда да быел ремонт була дип әйттеләр. Әлегә монда әзерлек эшләре генә бара икән. Нигезне тикшерү-ныгыту эшләре башкарылган инде. Ишекләре кайчан ачылыр – билгесез.
Утырышта Президент бер ел элек Сәнгать музеена акча бүлеп бирелгәнен дә искә төшерде: “Бу – уникаль объект, анда уникаль әсәрләр саклана. Ә акча файдаланылмаган, чөнки сез үзегездә реставрация эшләрен килештерә алмыйсыз. Ә бит һәр объект сезнең контрольдә булырга тиеш!”
Музей тирәсендә менә шундый хәлләр...
“Глава үзе йөри”
Клубларның ничек эшләгәнен “Идел-йорт” халык театрлары фестивале дә ачык күрсәтә. Биредә театр белгече Нияз Игъламов җитәкчелегендәге жюри җәмгысы 100 спектакль караган, шуларның 21е өченче турга үткән. 5 – 21 ноябрьдә Казанның “Юность”, Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарайларында әлеге спектакльләрне 26 мең тамашачы караган. Җиңүчеләр арасында Актаныштан ике театр коллективы бар. Очкын югарырактан сирпелгән саен яктырак була шул. Актанышларның элегрәк репетицияләргә Энгель Нәвап улы үзе йөри дигәннәреннән чыгып әйтүем. Хәзер Энгель Фаттахов Актанышка кире кайтты. Димәк, районда мәдәният өлкәсендә яңалыклар тагын да булыртөсле.
Ә очкынлы “глава” булмаган районнарда халык театрлары өченче турга да эләгә алмый бугай. Ник дигәндә, бүген халык театрларыннан да осталык таләп ителә. Бу – әйбәт костюм, яхшы декорация, киңәшкә профессиональ режиссерны чакырту дигән сүз. Башлык кызыксынмаса, боларны ничек ерып чыкмак кирәк?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев