Әкәмәт: Мамадышта шомырт агачында шомырт түгел, ә кузаклар үсә [+фото]
Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында 15 еллап ак чәчәкләре, җимеше белән куандырган шомырт агачы быел да май аенда ак чәчәккә күмелеп утырган.
Тик чәчәк таҗлары коелганнан соң, шомырт урынына - кузаклар үсә башлаган. Аларның эре дигәннәре 4-5 сантиметр озынлыкта, кузагыннан шомырт тәме килә.
Әлеге гаҗәеп күренеш күпләрне шаккатырган. Бу шомырт янәшәсендә үскән тал белән серкәләнеп шушындый табышмак "туган"мы, әллә башка сәбәпме - анысы билгесез.
Шомырт янәшәсендә үсеп утыручы тал
Сезнең дә мондый гаҗәеп хәлләргә тап булганыгыз юкмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев