Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көнчыгыш икътисад форумында Татарстанның сәнәгать потенциалы тәкъдим ителәчәк

V Көнчыгыш икътисад форумы 4-6 сентябрьдә Владивостокта узачак.

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстан делегациясе составында Владивостокта Көнчыгыш икътисад форумында катнашачак. Бу хакта республика Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумда эшлекле сөйләшүләр уздырачаклар. Шулай ук республиканың машина төзү кластеры буенча күргәзмә экспозициясе тәкъдим ителәчәк. 

“Форумның эшлекле программасы кысаларында Татарстан делегациясе Азия-Тын океан регионының яшь дипломатлары белән очрашачак. Шулай ук территорияләр брендингы буенча инвестицион сессияләрдә, хатын-кызлар лидерлыгы, бизнес һәм медиа ярдәмендә эшлекле хезмәттәшлекне үстерү буенча сессияләрдә катнашачаклар”, - диелә хәбәрдә.

Көнчыгыш икътисад форумы Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куела. Аның максаты - Ерак Көнчыгышта икътисадны үстерү һәм Азия-Тын океан регионында халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү. Форум чаралары панель сессияләр, түгәрәк өстәлләр, теледебатлар, эшлекле иртәнге ашлар һәм бизнес-сөйләшүләр форматында уза. Алар Россиянең төрле илләр белән мөнәсәбәтләренә багышлана.

Фото: архив tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев