Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Композитор Эльмир Низамов татарлар музыка яратмый бугай дигән фикергә килгән

Эльмир Низамов Казанда Милли музыка театры булмауны татарларның музыка яратмавыннан күрә.

Танылган яшь композитор Эльмир Низамов татарлар музыка яратмый бугай дигән фикергә килгән. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесе белән аралашканда әйтте.

“Бәлки мин коточкыч начар фикер әйтәмдер, әмма мин, чыннан да, шундый фикергә килә башладым – татарлар музыка яратмый бугай. Татарның милли музыка театры булмау да шуңа бәйледер”, - дип фаразлый ул.

Яшь композиторның сүзләрен 50 елдан артык эш тәҗрибәсе булган композитор һәм музыкант, Камал театрының музыка бүлеге җитәкчесе Фуат Әбүбәкеров та җөпләде: “Әйе шул, татар зыялылары Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына да, башка классик концертларга да йөрмиләр”, - диде ул.

Искәртеп үтәбез, “Татар-информ” татар җәмәгатьчелегенең татар милли музыкасына багышланган “Мирас” фестиваленә йөрмәве турында язган иде. Сигез ел дәвамында тапшырылып килгән “Тантана” театр премиясенең “Музыкаль театрда иң яхшы роль” номинациясенең милли проектларга бирелгәне булмады. Быел “Әлиф” хореографик спектакле бу номинациягә дәгъва итсә дә, “Сфорцандо” фонды проектына өстенлек бирелде.
 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев