Күп балалы һәм ялгыз бала тәрбияләүчеләргә өстәмә ял бирмәкчеләр
Дәүләт Думасына шундый закон проекты кертелгән.
Ул 14 яшькә кадәрге баласын ялгыз тәрбияләүчеләргә һәм күп бала тәрбияләүчеләргә ел саен бирелә торган чираттагы ялны 28 көннән 31 көнгә кадәр арттыруны күздә тота. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Закон кабул ителерме-юкмы - анысы депутатлар кулында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев