Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күп функцияле үзәк офислары халыкны бары тик ихтыяҗ булган очракта гына кабул итәчәк

Республиканың Күп функцияле үзәкләре үз эшләрен махсус режимда дәвам итәчәк.

Татарстанның Күп функцияле үзәкләре кешеләрне алар документларны электрон рәвештә тапшыра алмаган очракта гына кабул итәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Күп функцияле үзәк офислары республикада яшәүчеләрне тиешле хезмәтне алу өчен документларны электрон рәвештә тапшыру мөмкинлеге күздә тотылмаган очракларда гына кабул итәчәк», - диелә хәбәрдә.

Шунысын да искәртик: республика халкы ТР дәүләт хезмәтләре порталында 280гә якын хезмәтне рәсмиләштерә ала.

Моннан тыш, кешеләрне 8 (843) 222-06-20 телефоны буенча алдан язылып кына кабул итәләр. Шулай ук ТР дәүләт хезмәтләре порталында электрон чиратка язылырга мөмкин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев