Кризиста байлар да елый
Россия халкының дүрттән бере (бу - 26 процент) бер елдан соң тормыш җайланыр, дип ышана. Россиякүләм халык фикерен өйрәнү үзәге якты киләчәккә өметләнеп яшәүчеләр азая баруын ачыклаган. Тикшерүләрнең нәтиҗәләренә караганда, 2009 елда да матур киләчәк алда әле, дип өметләнүчеләр шулкадәр булган. Башка елларда тормыш шартлары яхшыруын көтүчеләр күбрәк исәпләнгән. Хәтта...
Россия халкының дүрттән бере (бу - 26 процент) бер елдан соң тормыш җайланыр, дип ышана. Россиякүләм халык фикерен өйрәнү үзәге якты киләчәккә өметләнеп яшәүчеләр азая баруын ачыклаган. Тикшерүләрнең нәтиҗәләренә караганда, 2009 елда да матур киләчәк алда әле, дип өметләнүчеләр шулкадәр булган. Башка елларда тормыш шартлары яхшыруын көтүчеләр күбрәк исәпләнгән.
Хәтта 2015 елның башында да андыйлар 37 процентны тәшкил иткән. Хәзерге вакытта сораштыруда катнашучыларның яртысыннан күбрәге бер елдан соң хәлләр үзгәрмәячәк, дигән фикердә. Ә халыкның 14 проценты тагын да начар булачак, дип фаразлый. Кешеләрнең 10 проценты аптыраган, ни әйтергә дә белмәгән.
Икътисадый кризисны сизмәгән, матди хәл үзгәрмәде, дип белдерүчеләр - 15 процент, ә кесәләребез бушап калды, дип зар елаучылар - 16 процент. Күпчелек: "Ярыйсы, түзәрлек әле", - дип белдергән, андыйлар - 69 процент.
Шул ук вакытта Россиядә икътисадый вәзгыять уртача дип уйлаучылар 54 процентны тәшкил итә. Халыкның 18 проценты: "Бик әйбәт!" - дип бәя биргән. Начар дип уйлаучылар - 26 процент.
Кызыклы мәгълүматлар дә ачыкланган: соңгы ике елда урта сыйныф вәкилләре 5 процентка кимегән. Россиядә яшәүче гаиләләрнең бары тик 13 процентының гына яңа автомобиль, фатир сатып алырга, чит илгә ял итәргә барырга, балаларын мәктәптә, югары уку йортларында укытырга мөмкинлеге бар. 2013 елда мондый кешеләрнең саны 18 процент булган. Узган елда 55 мең гаиләнең еллык кереме 24,7 млн сум тәшкил иткән булса, быел ул 21,6 млн сум калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев