Кукмараның Беркутов урамы, 16нчы йортта яшәүчеләр бакчаларында бер метр озынлыкта кәлтә тотканнар.
- Ишегалдында йорт эшләре белән йөргәндә, бакчада ыгы‑зыгы килүче каргага күзебез төште. Карасак, гадәти булмаган зур гына кәлтә ята. Аны күреп аптырап, куркып та калдык, - диләр әтиле‑уллы Марс белән Васил Минһаҗевлар.
Баксаң, бу кәлтә Кукмарада яшәүче пенсионер Радим абый Ибраһимовныкы икән. Ул экзотик кәлтәсен бер атна элек югалткан булган. Бу хакта «ВКонтакте» челтәрендә белдерү дә урнаштырган.
- Без Васяны әллә кайчан көрәк белән бәреп үтергәннәрдер дип уйлаган идек инде. Шөкер, исән‑сау икән. Яхшы кешеләргә юлыккан, тимәгәннәр үзенә. Ашарына, эчәренә биргәннәр, рәхмәт аларга, - дип сөенә Радим абый.
Әңгәмәдәшем: «Кәлтәгә Вәли дип кушамат тагар идем, малайлар никтер Васяны кулай күрделәр», - ди. Мурманск шәһәрендә яшәгәндә зоокибеткә баргач, улы берүзе генә калган кәлтәне күреп кызганган да, 14 мең сумга сатып алганнар. Шуннан бирле менә инде дүрт ел Вася аларда яши. Кукмарага күченеп кайткач, кәлтә Радим абыйларга «кунак»ка килгән.
- Экзотик кәлтәне өйдә тотуның үз авырлыклары бар, мәшәкатьлерәк. Болай үзе көнгә бер тапкыр гына ашый, йомышын үти. Анысы уңайлы. Кабак, фасоль ярата. Соңгы арада салат яфракларын ашамый башлады әле. Тагарактагы суда йөзә. Җылыга ияләнгән. Мурманскида торганда фатир салкынчарак иде. Кәлтәне җылытыр өчен махсус лампа алдык. Ярты елга электр энергиясе өчен 14 мең сум түләргә туры килде. Кыскасы, кыйммәтле ул безнең Вася, - ди Радим абый.
Кешегә тими икән үзе, киресенчә, курка, ди. Кайберәүләр аның белән фотога төшәргә дип тә киләләр. Көндезләрен кояш нурлары астында тәрәзә төбендә ята, кичен лампа астында җылына икән.
Гадәттә, бер метрлы кәлтәне урамга бик чыгармыйлар. Чыкса да, бәйдә тора. Бу юлы ныклап бәйләмәгән булганнар, күрәсең.
- Безнең экзотик кәлтә тотуыбызны кайбер туганнарыбыз да аңламый хәтта. 14 меңгә шуны алганчы, бер бозау алып үстерәм мин, диләр. Кемгә нәрсә инде бу тормышта, мондый сирәк рептилийлар белән кызыксынучылар җитәрлек. Үзенә бер күңелле инде аны күзәтү, - ди Радим абый.
Киләчәктә кәлтәне берәр зоомузейга тапшырырга уйлап торалар.
Нет комментариев