Күршедән яхшырак. Кайда күпме акча түлиләр?
Илнең кайсы төбәкләрендә кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләрнең күбрәк хезмәт хакы алуы билгеле. Татарстан – исемлектәге 81 төбәк арасында 22 нче урында.
“РИА Новости” мәгълүматларына караганда, Себер һәм Ерак Көнчыгышта урнашкан зур булмаган шәһәрләрдә көн күрүчеләр яхшырак яши. Алар күбрәк хезмәт хакы ала. Ямал-Ненец автономияле округында, мәсәлән, уртача айлык акча 86 мең сумнан да артып китә, дигәннәр. Магадан өлкәсендә дә хәлләр начар түгел. Биредә кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләр уртача 81 мең сум чамасы хезмәт хакы ала. Беренче өчлеккә Ненец автономияле округы да эләккән (79 мең сум). Белгечләр моны әлеге төбәкләрнең табигый ресурсларга бай булуы белән аңлаткан. “Икътисади үзәк”ләр исә зур шәһәрләрдә түгел, ә казылма байлыклар зуррак булган урында төпләнә, дигәннәр.
Чагыштыру өчен тагын бер мәгълүмат китергәннәр. Ил күләмендә кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы 34 мең 500 сум тәшкил итә. Татарстан исемлекнең 22 нче баскычында урнашкан. Республикадагы кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләр уртача 30 мең 400 сум хезмәт хакы алып эшли. Әйтүләренә караганда, былтыр төбәктә айлык акча 9,5 процентка арткан да әле. Күршеләрдә нихәл? Башкортстан Республикасы бездән ун баскычка түбәнрәк. Биредә уртача айлык күрсәткеч – 28 мең 800 сум. Әле узган атнада гына Башкортстандагы шәһәрләрнең берсендә җыелыш вакытында баш табиб хастаханәдәге уртача хезмәт хакы турында әйткәч, залда утыручы хезмәткәрләрнең кычкырып көлүе билгеле булды. Табиблар, 60 мең сумнан да күбрәк акча турында ишеткәч, тәмам сүзсез калган. Чуашстан Республикасы – 68 нче урында (21 мең 700 сум). Исемлек ахырында – Чечня Республикасы (20 мең 400 сум).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев