Кукмара шәһәр статусын алды
Кукмара бистәсе шәһәр статаусын алды. Моңа бәйле канун проекты бүген V чакырылыш дәүләт депутатларының 27 нче утырышында кабул ителде. Кукмара районы җитәкчесе Сергей Димитриев сүзләренчә, узган елның 20 ноябрендә, Кукмара бистәсен шәһәргә әйләндерү буенча референдум уздырылган. Анда Кукмара халкының 67 проценты катнашкан һәм шуларның 80 проценты әлеге тәкъдимне хуплаган. Сүз...
Кукмара бистәсе шәһәр статаусын алды. Моңа бәйле канун проекты бүген V чакырылыш дәүләт депутатларының 27 нче утырышында кабул ителде.
Кукмара районы җитәкчесе Сергей Димитриев сүзләренчә, узган елның 20 ноябрендә, Кукмара бистәсен шәһәргә әйләндерү буенча референдум уздырылган. Анда Кукмара халкының 67 проценты катнашкан һәм шуларның 80 проценты әлеге тәкъдимне хуплаган. Сүз уңаеннан, район үзәгендә хәзер 17,5 мең кеше яши.
Район башлыгы шәһәр статусын алу әлеге җирлектәге сәнәгатьне үстереп кенә калмыйча, яшьләрне дә җәлеп итәргә ярдәм итәр, дигән өмете булуын да әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев