Кукмарада «Бердәм Россия» көне узды
Проект кысаларында Кукмара районында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркәтибе урынбасары, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова булып китте.
«Бердәм Россия көне төбәк партия проекты Татарстанда 2004 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу көнне ТР Дәүләт Советы депутатлары – «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары, партиянең төбәк бүлеге җитәкчеләре республиканың бер муниципаль районында эшли. «Бердәм Россия» көне программасы һәр районда халык депутатларга һәм иҗтимагый кабул итү партияләренә мөрәҗәгать итә торган тәкъдимнәрне һәм проблемаларны анализлауны исәпкә алып формалаштырыла. Проектның максаты- халык белән ачыктан ачык сөйләшү, хәл ителмәгән проблемалар һәм киләчәк эш өчен мәсьәләләр турында фикер алышу.
Кукмара районында «Бердәм Россия» көне программасы яшь Россия гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасыннан башланды. Төп документны 14 яшүсмер алды. Римма Ратникова яшь гражданнарны һәм аларның әти-әниләрен котлап, яшь буынга илнең киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга туры киләчәк, дип билгеләп үтте.
«Безнең илдә 140 млн. нан артык кеше яши, ә Татарстан Республикасы - Россиянең алдынгы төбәкләреннән берсе булып тора. Безнең халык бу позицияләрне саклап калу өчен барысын да эшли. Хәзер бу вазифалар сезгә дә төшә. Татарстанның югары дәрәҗәсен саклап калыгыз! »,- дип мөрәҗәгать итте Ратникова яшьләргә.
«Ныклы гаилә» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында алтын туйларын билгеләп үтүче парларны котладылар. Алар бәйрәмгә гаиләләре белән килгән иде. Шунда ук хәзерге шартларда гаилә-никах мөнәсәбәтләре үзенчәлекләренә багышланган дискуссия узды.
Шулай ук Кукмара районында «Бердәм Россия» партиясенең «Сәламәт киләчәк», «шәһәр мохите», «Кече Ватан мәдәнияте» проектларын гамәлгә ашыру кысаларында мәйданчыклар эшләде, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советында, шәһәр Советында «Бердәм Россия» фракцияләре әгъзалары - депутатлар, җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсе белгечләре гражданнарны кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев