Кулланучылар хокукын суд яклый
Товар муллыгы кулланучыларга аларны сайлап алу мөмкинлеге бирә.
Димәк, сайлаганда сыйфат алгы планга чыга. Товар кытлыгы заманында вәзгыять бөтенләй башка, сыйфат турында уйлап тору юк иде. Телевизорны йодрык белән сугып кына “төзәттек”. Ноутбуклар, кесә телефоннары, кыскасы, алай тиз генә эшләүдән туктый торган товарлар юк иде. Алар базарга үтеп керә башлагач, 1994 елда “Кулланучылар хокукы” төшенчәсе барлыкка килде. Ни әйтсәң дә, катлаулы техника тиз ватылучанлыгын күрсәтте бит. Хезмәт күрсәтүләрдән риза булмаучылар артты. Шуңа да заман кулланучыларның хокукларын яклауны канунлаштыру зарурлыгы тудырды. Әйтик, бензин пычкысы яки башкасы алганның икенче аенда ук эшләмәскә мөмкин. Мисалга, Саба авылында яшәүче А. 14999 сумга сатып алган ноутбук белән шундый хәл килеп чыга. Гарантия срогы чыкканчы эшли дә, хезмәт итү вакыты (5 ел) узганчы ватыла. А. ноутбукны бәйсез экспертларга җибәрә. Экспертиза техниканың материнская платасы төзек түгеллеген (кабынмый, корылмый) ачыклый. Ягъни товарда җитештерүче кимчелеге (брак) табыла. Ә ремонтлау чыгымы ноутбук бәясенә якынлаша. Шул максаттан үткәрелгән экспертиза 7000 сумга төшә. Шуннан соң А. техниканың сыйфатсыз булуы аркасында чыгарган акчасын түләвен сорап, сатучыга дәгъва белдерә. Таләп, мондый очракларга хас булганча, игътибарсыз калдырыла. Ноутбук бәясен генә кире кайтара. Шуннан соң А.га судка мөрәҗәгать итүдән башка чара калмый. Мәхкәмә кулланучының дәгъвасын өлешчә канәгатьләндерү турында карар чыгарды. Шулай итеп, җавап бирүче зыян күрүче якка экспертиза, нотариаль, юридик хезмәт чыгымнарыннан, килешү шартларын үтәмәгән өчен штрафтан тыш, китерелгән әхлакый зыян өчен дә 2 мең сум түләде.
Тагын бер мисал. 2020 елның 4 июлендә Саба районында яшәүче М. җаваплылыгы чикләнгән “Д” җәмгыяте белән медицина хезмәтеннән файдалануга килешү төзи. Шул көнне үк тешләрен дәвалату өчен соралган 172014 сумны җәмгыятьнең банкта ачылган счетына күчерә. Әмма 10 июльдә килешүне өзүне һәм түләгән акчасын кире кайтаруны сорап, медицина үзәгенә хат яза. Җавап алмый. Шуннан соң М. судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Мәхкәмә аның гаризасын караганда “Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы Законның 32нче статьясы, шулай ук РФ Гражданлык кодексы нигезләмәләренә таянды. Ягъни кулланучы башкаручыга әлеге килешү буенча фактта тотылган чыгымнарны түләү шарты белән, хезмәт күрсәтү турындагы шартнамәне үтәүдән теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы. Хезмәт күрсәтүдән баш тарткан очракта кулланучы үзенә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләнгән акчаны кире кайтаруга исәп тота ала. Ә хезмәт күрсәтелсә, башкаручы килешүнең үтәлүенә бәйле рәвештә аның фактик чыгымнарын каплый торган суммага хокуклы. Шартнамәне өзүне сорап хат язганчы медицина үзәге тарафыннан М.га 13158 сумлык хезмәт күрсәтелә. Шуннан соң калган сумманы үзәк үз ихтыяры белән үтәүдән баш тарта. Бу исә җавап тотучы якның хәлен катлауландыра гына. Кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүне ирекле тәртиптә үтәмәгән өчен суд хезмәт күрсәтүчедән кулланучы файдасына дәгъвачы күрсәткән сумманың 50 проценты күләмендә штраф та түләттерә.
Шулай итеп, суд медицина үзәгеннән зыян күрүче кулланучы файдасына 158856 сумны (172014–13158=158856) һәм моннан тыш 79428 сум штрафны да эзләп алу турында карар чыгарды.
Китерелгән мисаллардан чыгып, кулланучыларның хокукларын яклауда судның роле һәркемгә яхшы аңлашыладыр. Үзеңнең хаклы икәнеңне исбатлау өчен мәхкәмә юлын таптарга да туры килә.
Әгәр дә сыйфатсыз товардан яки күрсәтелгән хезмәттән зыян күргән, урынлы дәгъва белдереп тә, таләпләре үтәлмәгән кеше судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганда, аңа судка гариза язуда кулланучыларның хокукларын яклау оешмалары ярдәмгә килә,– ди Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы консультанты.Азат Хәлилов. – Эш күпчелек очракта зыян күрүче файдасына төгәлләнә. Шуңа күрә судтан курыкмаска кирәк. Әлбәттә, законнарны кулланучылар үзләре дә яхшы белергә тиеш. Шул максаттан ай саен авыл җирлекләрендә гражданнарны кабул итүләр үткәрелә, мәктәпләрдә югары сыйныф укучылары белән очрашулар оештырыла. Ай саен “Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр янына барырга тырышабыз. Шәхси эшмәкәрләр өчен семинарлар да практикага кертелде. Шулай ук ук базарларда да айга бер тапкыр дежурлык итү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев