«Күп төсмерле Россия»нең («Многоликая Россия») зирәк мәгълүмат кыры
Казанда XV Бөтенроссия журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Күпмилләтле ил халыкларының тормышын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен иң яхшы яктыртучы «Күп төсмерле Россия» Бөтенроссия журналистлар конкурсы быел юбилеен – 15 еллыгын билгеләп үтте.
Ул медиасфера хезмәтчәннәренең күпкырлы, якты, иҗади, эмоциональ бәйрәменә әверелде, 2024 елда Татарстан башкаласы Казанда Россиянең 26 төбәгеннән килгән журналистларның 700дән артык эшен җыйды.
Язучы кардәшләр арасында масштаблы ярыш «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы инициативасы белән уздырыла. «Күп төсмерле Россия» конкурсы ресурсын профессиональ бергәлектә күптән лаеклы бәяләделәр һәм хупладылар. Конкурс милләтара мөнәсәбәтләр темасын тирән үзләштергән фикердәшләрне берләштереп, мөһим миссияне үти. Ә анда чын энтузиастлар, үзебезнең мәгълүмат кырына бик күп акыллы, мөһим һәм файдалы әйберләр алып килгән авторлар эшли. «Күп төсмерле Россия» конкурсында катнашу әле шуның белән дә абруйлы, соңгы елларда ул сыйфат һәм сан ягыннан да үскән, шул ук вакытта катлаулы тема белән кызыксынган яшь журналистлар хисабына яшәргән.
«Россия төбәкләре хакимиятләренең илдә тынычлык, татулык, дуслык, үсеш, патриотлыкны саклау өчен нинди чаралар күрүе хакында мәгълүматны халыкка ничек җиткерергә һәм аңлатырга? Сездән, журналистлардан башка, бу хакта беркем дә профессиональ һәм дөрес итеп сөйли алмый. Илебез файдасына кешеләр белән аралашырга, эшнең яңа формаларын эзләргә кирәк! Россиянең барлык 192 милләт халкы белән дә үзләрен бер гаилә кебек хис итәрлек итеп эшләргә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте бүләкләү тантанасында җыелган журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Нәкъ менә журналистлар аша халыкка дәүләт хакимияте органнары инициативаларын җиткерергә һәм тыгыз элемтә булдырырга мөмкин, дип өстәде парламент башлыгы. Мөхәммәтшин журналистларны махсус хәрби операция сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә тагын да күбрәк игътибар бирергә өндәде.
«Без «Күп төсмерле Россия» конкурсын инде 15нче тапкыр уздырабыз. Шунысы мөһим, бу вакыт эчендә ул эчтәлеклерәк була бара. Эшләр илнең төрле төбәкләреннән килә һәм бөтен җирдә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга зур игътибар бирә. Катнашучыларның осталыгы елдан-ел арта гына бара, бу мондый эшнең кирәклеге турында сөйли», – дип ышана Татмедиа республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Эшләр төрле медиаплатформаларда: телевидение, радио, матбугат һәм онлайн-басмаларда тәкъдим ителде. Җиңүчеләр алты номинациядә бүләкләнде: «Телесюжетлар циклы», «Телепроект», «Радиотапшырулар циклы», «Матбугат басмаларында мәкаләләр циклы», «Интернет-ММЧда материаллар циклы» һәм «ММЧда балалар-яшүсмерләр мәгърифәт проектлары». Россия халыкларына багышланган тематик тапшырулар циклы өчен Гран-прига «Самара» ДТРКсе ия булды.
«Күп төсмерле Россия» конкурсында Гран-при алу бик дулкынландыргыч һәм мактаулы. Без төрле жанрларда җиде эш җибәрдек. Хезмәтебезнең шундый югары бәяләнүе, тапшыруларыбызны башка төбәк вәкилләренең күрүе дә бик күңелле», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты «Самара» ДТРК вәкиле Александра Дюбина.
Конкурс экспертлары да, анда катнашучылар да «Күп төсмерле Россия» гади булмаган, шактый нәзакәтле тема белән эшләү буенча журналист тәҗрибәсен тупларга ярдәм итә, дип билгеләде. Милли традицияләрне һәм мәдәниятләрне саклау белән укучылар һәм тамашачылар кызыксына. Конкурс – милли уникальлекне популярлаштыру, бөтен Россия халыкларының милләтара бердәмлегенең кирәклеген һәм әһәмиятен аңлау бурычын үти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев