Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куйбышев сусаклагычында су күләме нормадан 3,5-4 метрга артык

Ташуның кызган чорында аңа коючы елгаларда су басу күзәтелергә мөмкин.

Хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычында су күләме нормадан 3,5-4 метрга артык. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстан елгаларында суның максималь күләме норма тирәсендә булыр дип көтелә. “Әмма әгәр дә кисәк җылытса, елга бассейннарында су бик югары күтәрелергә мөмкин”, - дип кисәтте Гоголь.

“Куйбышев сусаклагычында су тулган. Шуңа күрә, ташуның кызган чорында аңа коючы елгаларда су басу күзәтелергә мөмкин. Беренче чиратта, бу Сумка, Зөя, Казансу, Мишә, Нократ, Чишмә, Зәй елгалары. Язгы ташу характеры язгы процессларга, кар эрү ничек баруына бәйле булачак”, - дип белдерде Феликс Гоголь.

“Бу вакытка бу кадәр үк су күләме күзәтелгәне юк иде. Бездән югарырак һәм бездән түбәнрәк булган сусаклагычларда су торышы тынычланырга ирек бирми. Бездә берникадәр борчу бар, әмма барысы да контрольдә. Без Куйбышев сусаклагычына якынрак түбән территорияләрдә су басу мөмкин дип фаразлыйбыз”, - дип белдерде Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко. Аның сүзләренчә, су басу куркынычы Победилово, Отары, Васильево бистәләренә яный.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев