Кычыткан себеркесенең файдасы – бәһаләп бетергесез
Мунча себеркесе - рус күршеләребез уйлап чыгарган әйбер. Әмма хәзер башка халыклар, шул исәптән без дә себеркесез генә мунчаны күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки ул, тирә-юньгә искитмәле хуш исләр тарату өстенә, кан йөрешен тизләтә, яфракларындагы эфир майлары тән тиресенең картаюына киртә куеп, матдәләр алмашын яхшырта. Шуңа күрә мунчада чабынган...
Мунча себеркесе - рус күршеләребез уйлап чыгарган әйбер. Әмма хәзер башка халыклар, шул исәптән без дә себеркесез генә мунчаны күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки ул, тирә-юньгә искитмәле хуш исләр тарату өстенә, кан йөрешен тизләтә, яфракларындагы эфир майлары тән тиресенең картаюына киртә куеп, матдәләр алмашын яхшырта. Шуңа күрә мунчада чабынган кешенең көч-дәрте, сәламәтлеге арта, кәефе яхшыра.
Әмма, чабынганчы, себеркене әзерләргә кирәк. Ул гына да түгел, вакытында әзерләргә кирәк. Ник дигәндә, яфракларны туендырып торучы агач соклары билгеле бер чорда гына зур күләмдә туплана. Безнең төбәктә халык каен себеркесен июнь азагыннан июльнең уникесенә - керәшеннәрнең Питрау бәйрәменә кадәр җыеп калырга тырыша. Нәкъ менә шушы вакытта агач яфраклары өлгереп җиткән булып санала. Дөрес, себеркене алданрак, июнь урталарында ук бәйләүчеләр дә бар. Әмма бик яшь яфраклы ботаклардан әзерләнгән мунча себеркесе шәлперәеп төшә, сихәте дә әллә ни зур булмый.
Әчкелтем тәме
Себерке җыярга вакыт җиттеме-юкмы икән әле, ди икеләнеп торучылар каен яфракларының әзерлеген үзләре дә бик җиңел генә билгели ала. Яфрактан әчкелтем тәм килсә, себерке бәйләргә вакыт! Каен яфрагын очыннан тартып карарга да була: яфрагы түгел, ә очы гына өзелсә, мунча себеркесе хәстәрен күрү чоры җиткән, димәк.
Иң яхшысы - яңгырдан соң җыелган себерке. Әмма каенның кибеп өлгергән булуы гына кирәк. Юкса, пешергәндә, себерке яфраклары каралып, бөрешеп китәчәк. Өлкән буыннан тагын бер киңәш - каен яфрагы иске биш тиеннән зуррак булмаска, ябышкаграк булырга тиеш. Каен себеркесен җыю өчен калкурак урында үскән яшь агачларны сайлау әйбәт. Мондый агачларның ябышкак яфраклы ботакларыннан "сабынлы" себерке килеп чыга. Тән тиресен йомшартып, шомартып калдыра, әмма шул ук вакытта лайлалы катлам да барлыкка китерә ул. "Лайлач"ка әйләнүне яратмыйсызмы? Алайса сезгә урманда яки башка җирдә өлгергәнрәк яфраклы ботакларны сындырырга кала.
Себерке чыбыркыга әйләнмәсен
Ә менә мунча тәмен аеруча белүчеләр елга яки күл буйларында үскән каен себеркесенә мөкиббән. Мондый агачлар озын, сыгылмалы ботаклы була. Шулай ук агач төбеннән үсеп чыккан ботаклар да себерке ясау өчен бик кулай.
Бу максатта учарланып үскән түбәнге ботакларны сайларга кирәк. Яфраклары зур, матур булса да, учарланып үсмәгән ботакны кисеп алудан мәгънә юк: себерке урынына чыбыркы килеп чыгачак. Шуны да белеп торырга кирәк: яшь агачтан күп дигәндә 3-4 ботак сындырып алырга мөмкин. Юкса аңа зыян киләчәк.
Шул ук вакытта мунча яратучы өлкән кешеләр әйтүенчә, тузындагы коңгырт таплары (аксыл түгел, ә нәкъ менә коңгырт!) бераз ялтырап торган каен ботакларыннан ясалган себеркедән дә яхшысы юк. Мондый агачлар күп түгел, әмма бар. Һич югында берничә генә шундый агачны табып, ботакларыннан аерым себерке ясагыз. Чабынгандагы рәхәтен гадәти себеркенеке белән чагыштырып карагыз. Аермасын, һичшиксез, аңлап алачаксыз һәм инде алга таба ялтырап торган тузлы каен эзләү өчен вакытыгызны кызганмаячаксыз.
Имәндә... чикләвек
Ә менә имән себеркесен соңрак - августта да җыярга була. Яфраклары төрле авыру һәм бөҗәкләрдән ермачланмаган, тапланмаган булсын. Иң төп кагыйдә - чикләвекләнмәгән булуы. Каен себеркесен әзерләгәндәге кебек үк, учарланып үскән эре яфраклы ботакларны сайлыйлар.
Чабынуның тәмен энәсеннән-җебенә кадәр белүче кайберәүләр имән себеркесен сентябрьдә дә әзерлиләр хәтта. Саргая башлаган яки инде сап-сарыга әйләнергә өлгергән яфраклы ботаклардан. Дөньяда моннан да яхшырак себерке юк, диләр...
Барлык хасиятен туры китереп чабынырга яратучы мондый кешеләр әле тагын янәшәсендә әрекмән үсеп утырган агач ботакларыннан ясалган себеркегә үлеп китә. Мондый агач ботаклары иң нык һәм сыгылмалы икән. Шул ук вакытта агачларның яшьрәк булуы, урманның күләгәлерәк урыннарында үсеп утыруы кирәк.
Өтсә соң!
Өтеп, яндырып алуына карамастан, кычыткан себеркесе белән дә чабынырга өйрәнү шарт. Чөнки файдасы - бәһаләп бетергесез! Моңа ияләшергә генә кирәк. Тик шунысы бар: аны кышка әзерләп куеп булмый. Шул каен яки имән себеркесе эченә берничә кычыткан кыстырып куйсаң гына. Ә инде бөтен җәй дәвамында үсеп утырган җиреннән өзеп алынган кычыткан себеркесе белән рәхәтләнеп чабынырга була! Моның өчен 40-50 см озынлыктагы яшь үсентеләрне сайлап алалар. Себеркене кабарынкы итеп, кыска гына бәйлиләр (әлбәттә инде, пирчәткә киеп, юкса кулларны өтәчәк). Бик йомшак, бер кешегә генә җитәрлек булып чыга. Кычыткан себеркесен пешерүнең иң кулай һәм җиңел юлы болай. Башта кайнар суга (әмма кайнап тормаска тиеш!), шуннан салкын суга 3-5 секундка тыгып алалар. Бары шул гына.
("Ватаным Татарстан", /№ 96, 30.06.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев