Кыр эшләре барышы
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда барысы 27329 гектарда сабан культуралары чәчү үткәрелгән.
Шуның эченнән арпа – 9000, солы – 2000, бодай – 4500, борчак – 2182 гектарда чәчелгән. Бәрәңге утырту – 40, кукуруз чәчү бөртек алу алу өчен – 560, силоска 3021 гектарда башкарылган. Хәзерге вакытта хуҗалыклар уҗым культураларын гербицидлар белән эшкәртүгә кереште. Барысы 3140 гектар мәйданда көзге культураларны саклау чаралары күрелеп, бу эш темпы “Туган як”та, Тимершык”та, Мөхәммәтшин” хуҗалыгында (500әр га.) югары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев