Кыр үрдәкләрен кулга ияләштергән Хәлим Кәримов: «Үрдәк сораучылар бик күп»
Аучылар белән аралашу, алар сөйләгәнне тыңлау һәрчак кызык. Балтач районы, Алан авылында яшәүче Хәлим Кәримов белән очрашкач та сөйләшер сүзләр бетми, аның хайваннар, җәнлекләр турындагы кызыклы, мавыктыргыч хикәятләреннән аерыласы килми. Аучы буларак, тәҗрибәләр дә уздырырга ярата ул. Урманнан тотып кайбер кыргый кошларны үстереп тә караган, хәзер әнә кыр үрдәкләре үрчетә.
Алан авылы үзенчәлекле. Авыл уртасында зур буа. Авылда 2011 елда булган зур янгыннан соң, авыл җирлеге сулык булдырган. Ул чактагы коточкыч фаҗигадә өч хуҗалык янып беткән, җиде йортка зыян килгән. «Кешеләрнең хайваннары үкерә-үкерә янды, коткарып калып булмады», – ди Хәлим абый, бу күңелсез вакыйганы искә алып. Тулы бер урам янып беткән 1960 елларны да яхшы хәтерли әле аланлылар. Кыскасы, янгын куркынычсызлыгы – беренче урында, авылда сулыксыз булмый. Буа ике яклап ярны юа, нәтиҗәдә, туфрак ашала, урам юллары тарая. Шулай да халык зарланмый, янгын куркынычсызлыгыннан тыш, буаның үз уңайлыклары. Монда балык яхшы үрчи. Казлары, үрдәкләре булганнар өчен җайлы. Хәлим абыйның да 50 үрдәге шундагы буада үсә. Ул кыр кошларын кулга ияләштереп, өйрәтеп бетергән. Ишегалдыннан чыгуга, үрдәкләр, дәррәү булып, суга төшәләр, хуҗалары чакыргач, кире очып менәләр.
Үрдәкләрне Хәлим абый аучылар өчен махсус үрчетә. Көз көне берсен – 1000 сумнан, язга таба 1500 сумнан сата. Сораучылар бик күп, ди. Хәтта Украинадан кадәр мөрәҗәгать итүчеләр бар. Кыр үрдәкләрен аучылар җим буларак файдалана. өйрәтелгән үрдәкләр ау вакытында башка кыр кошларын үзләренә җәлеп итә икән. Ау сезоны тәмамлангач, аучылар үрдәкләрне суеп ашарга кызгана, кабат Хәлим абыйга китереп бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев