Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыргыз Аяна Исаева: Мәктәптә татар теле дәресләре нәтиҗәсендә бүгенге уңышларга ирештем

"Минем өчен бу төбәкнең теле һәм мәдәниятен белү мөһим иде", - ди кыргыз кызы.

"Мәктәптә татар теле дәресләре нәтиҗәсендә бүгенге уңышларга ирешә алдым", - ди Казан федераль университетының 4нче курс студенты Аяна Исаева. Ул КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтының ике юнәлешле педагогик белем факультетында (татар теле һәм әдәбият, чит (кытай теле) белем ала.

Кыргыз кызы Аяна "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә үзе өчен татар телен белү әһәмияте турында әйтте. "Татарстанда 10 елдан артык яшим. Миңа 10 яшь вакытта әти-әниләр Кыргызстаннан күченеп килгән. Минем өчен бу төбәкнең теле һәм мәдәниятен белү мөһим иде. Казан минем өчен икенче йорт, аның тарихын, мәдәни үзенчәлекләрен күбрәк беләсем килде. Әйтергә кирәк, миңа телне өйрәнү яшьтәшләремә караганда җиңелрәк булды. Кыргыз һәм татар телләре охшаш, алар бер телләр гаиләсенә караганга, минем өчен бу плюс, өстенлек иде", - дип сөйли Аяна татар телен өйрәнүе турында.

Аяна фикеренчә, татар телен саклап калу гаять әһәмиятле. "Дуслары белән татарча сөйләшүче танышларым күп, алар татар телен популярлаштыру белән кызыксыналар. Минемчә, теге яки бу телдә яшь буын сөйләшсә, тел үсеш алачак. Шул вакытта телне киләчәк буын да беләчәк. Мин белгечлегем буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы булачакмын. Дөрес, бәлки, мин телнең бөтен матурлыгын, мөһимлеген 100 процент җиткерә дә алмамдыр, ләкин мин лекцияләрдә мөгаллимнәрнең студентларга телне нинди зур мәхәббәт белән күңел биреп укытырга тырышуларын күреп сөенәм", - ди әңгәмәдәш.

Кыргыз кызы 2014 елда татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашканын әйтте. "Анда беренче призлы урынны яуладым. Миңа татар филологиясе бүлегенә керү мөмкинлеге бирелде. Татар һәм кытай телләре юнәлеше кызыксындырды. Гомумән, анда өч юнәлеш бар: татар теле һәм төрек, татар теле һәм инглиз теле, татар теле һәм кытай теле. Төрек һәм инглиз телләрен мин инде татар-төрек лицеенда укыган идем, шуңа яңалыкка омтылып, кытай телен сайладым", - ди ул.

Аяна бүген дуслары, төркемдәшләре белән татарча аралашуын, эштә дә татарча сөйләшүче хезмәттәшләре булуын әйтте. "Дөрес, әлегә телне белү көнкүреш сөйләме дәрәҗәсендә генә, әмма мин кешенең нәрсә әйткәнен тулысынча аңлыйм. Минемчә, телне өйрәнүне мәктәпләрдә сакларга кирәк. Мин үз тәҗрибәмнән чыгып та, мәктәптә татар теле буенча дәресләр нәтиҗәсендә бүгенге уңышларга ирешә алдым. Татар телен өйрәнү өчен, татармы син, юкмы – бу мөһим түгел, үзең яшәгән төбәк телен белү мөһим", - ди ул

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев