Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбәк Атамбаевны тоткарлаганнар

Суд гаепле дип тапса, Алмазбәк Атамбаевка гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбәк Атамбаев тарафдарлары сәясәтчене милиция тоткарлавы хакында хәбәр иткән. Тоткарлауны Кыргызстанның илкүләм куркынычсызлык дәүләт комитетының махсус билгеләнештәге отряд хезмәткәрләре үткәргән. Хәрби корал кулланылмаган. Бу турыда РИА Новости яза.

Sputnik хәбәрчесе вакыйга урыннан Алмазбәк Атамбаев йорты янындагы юлда автомобиль покрышкалары януы, автомобиль ташлап калдырылган булуы һәм ташлар яту турында хәбәр итә. Юлга агач аударганнар. Ату тавышлары ишетелә, гранаталар шартлаталар. Билгесез кешеләр йорт янындагы күзәтү камераларын вата, диелә хәбәрдә.

Атамбаевны криминаль авторитет Азиз Батукаевны законсыз азат итү турындагы эш буенча шаһит сыйфатында сорау алудан өч тапкыр баш тарткан өчен кулга алганнар. Элеккеге президент барлык повесткаларга да битараф калган һәм "хәтта аларны кулга да алмаячагы" турында әйткән. Сорауларга ул адвокат аша язмача җавап бирергә тәкъдим иткән.

  • Атамбаев Кыргызстанны 2011 елдан 2017 елга кадәр җитәкләде. Ул үз теләге белән хакимиятне сайлаулар нәтиҗәсендә дәүләтнең яңа башлыгы Сооронбай Жээнбековка тапшырды.

Элеккеге президентны Бишкек ТЭЦын модернизацияләгәндә коррупциягә, ялган медицина белешмәләре буенча оешкан җинаятьчел төркем лидеры Азиз Батукаевны азат итүдә, җирләрне законсыз рәвештә трансформацияләүдә һәм башка законсыз гамәлләрдә катнашырга мөмкин дип фаразлыйлар.

Суд Алмазбәк Атамбаевны гаепле дип тапса, аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Алмазбәк Атамбаев үзе гаепләрне "мәгънәсез" дип атаган, халык алдында чиста һәм президент вазифасындагы барлык гамәлләре өчен җавап бирергә әзер, дип әйткән.

Фото: архив/tatar-inform.tatar

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев