Кышкы каникулда Татарстанда туристлар саны арту көтелә
Каникуллар чорында ял итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә Татарстан башкаласы да керде.
Узган ел 130 меңнән артык турист Яңа ел каникулларын Казанда үткәргән. Быел исә республикада туристлар санының унбиш процентка артуы көтелә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
“Каникуллар чорында ял итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә Татарстан башкаласы да керде. Узган ел Яңа ел бәйрәмендә Казан 130 меңнән артык кунак кабул иткән. Быел республикада туристлар агымының унбиш процентка артуы көтелә. Башкала кунаклары яхшы тәэсирләр белән кайтып китсен өчен актив эшчәнлек алып барабыз”, - диде ул.
Сергей Иванов әйтүенчә, Татарстанда кунакларны кабул итү өчен 386 кунакханә эшли. Хәзерге вакытта Яңа ел төнендә Казан кунакханәләренең 84 проценттан артыгы тулган.
“Әлеге күрсәткеч 2-7 гыйнвар көннәрендә тагын да артачак. Туристлар кунакханәләрдә өч көнгә туктала”, - дип әйтте Сергей Иванов.
Фото: Рамиль Гали/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев