Кытай белән чын дуслык?
“Кытайларга беркайчан да ышанма!” Ялгышмасам, Американың зур сәясәтчеләреннән берсе Генри Киссинджерның сүзләре бугай бу.
Әле шушы көннәрдә генә Владивостокта тәмамланган Көнчыгыш икътисади форумы, беренче карашка, Россия белән Кытай арасындагы дуслыкның ныгуын тагын бер кат раслады кебек. Соң, быел ике ил арасында товар әйләнеше 100 миллиардка җитәчәк, дип вәгъдә ителде ләбаса! Путин һәм Си Цзинпинның телекамералар алдында кызыл уылдыклы белен белән уртак тосты моның шулай икәненә тагын да инандырды. Кыскасы, хезмәттәшлегебез, дуслык-татулыгыбызга чик-чама юк кебек тоелды. Тик чынында... хезмәттәшлек тә, үзара аңлашу да юк.
2014 елда АКШ белән Евросоюз Кырым өчен санкцияләр кертеп, “Көньяк ташкын”га киртә куйгач, ә “Төньяк ташкын-2”не билгесезлек кочагына тондыргач, кытайлылар аягына ташландык. “Зинһар, кредитлар белән булыша күрегез! Ә без, үз чиратыбызда, бөтен Себер газын Европага түгел, ә сезнең тарафка җибәрербез!” – дип. Ярар, бик кыйммәткә төшереп булса да, “Себер көче” газүткәргечен уздырдык. Әмма шулчак Кытай кинәт кенә газ бәясе буенча сатулаша башлады һәм аны Европа илләренә караганда очсызрак бәядән сатуны тәкъдим итте. Яхшы чакта ризалашыгыз, барыбер бездән башка берни эшли алмыйсыз, дигән кебек. Менә сиңа “тугандаш-союзник”!.. Кредитка килгәндә, бер юань да бирмәде. Гәрчә триллионнарча доллар маясы булса да.
Ашыктырмыйлар, имеш
Яисә безнең өчен якын теманы – Мәскәү – Казан тиз йөрешле тимер юлын алыйк. Кытай аны төзүгә акча бирергә карар итте дә кебек. Ләкин... Технологияләр, материал, инженер-техник хезмәткәрләр, эшчеләр – барысы да безнеке икән, поездлары да безнеке булырга тиеш. Проектны тулысынча без финанслыйбыз бит, дип кырт кисте. Ә алмашка нәрсә соң, дигән юаш кына соравыбызга каршы: “Ә сезгә без биргән кредитларны дистәләрчә еллар буе түлисе. Курыкмагыз, ашыктырмаячакбыз...” – дип юатты.
Тик көннәрдән бер көнне безне ул шок халәтендә калдырды: банклары Россиягә акча бирүне туктатты. Илебез сәнәгатен үстерү өчен бик кирәкле бер мәлдә кытайлылар инвестиция проектларына акча күчерми башладылар. “Берәр нәрсә кирәк булса, берсүзсез сатабыз, тик акча гына бирмибез!” – дип бөтен өмет-ышанычларыбызны челпәрәмә китерделәр. “Соң, без туганга тиң дуслар ич...” дип авыз ачуга, “акча янчыгыбыз аерым шул” дип шундук урыныбызга утырттылар.
Сак һәм вакчыл
Югары икътисад мәктәбенең Көнчыгыш мәктәбе җитәкчесе Алексей Маслов КХР банкларының Россия кредит оешмаларына акча күчерми башлавын болайрак аңлатты. “Сәүдә яки инвестицион операцияләр турында сүз бара. Кытайда берәр кеше акчасын Россиядә нәрсәнедер тормышка ашыруга тотарга яки берәр нәрсә сатып алырга ниятләсә, ул банктан кредит алып, кредитын Кытайның Экспорт-импорт инвестиция агентлыгында иминиятләштерә. Сентябрь башында агентлык Россиягә инвестицияләр буенча тискәре фараз биргән. Бу – Россиягә инвестицияләр җәлеп итәргә һәм аның бизнесы белән эшләргә ярамый дигән сүз түгел. Ярый, әмма берәр нәрсә килеп чыкса, сиңа беркем ярдәм итми, синең өчен беркем җавап бирми. Ә Кытайда “бер нәрсә дә булмас әле”гә өметләнеп эшләүче кешене табып булмый. “Дуслык-тугандашлык” дип лаф оруга түгел, ә чынбарлыктагы хәлләргә нигезләнеп эш итүче бик сак, вакчыл дәүләт бу.
Кытай берәр нәрсәгә акча бирүне планлаштырганчы, иң элек төбәкләр бюджетларын бик җентекләп өйрәнә. Ерак Көнчыгышта кайбер төп төбәкләрнең үзәк алдындагы бурычы үз бюджетларының 70 проценттан артыграгын тәшкил итә. Кайбер төбәкләр тулысынча үзәк бюджетка бәйле. КХР мондыйлар белән эш итмәү ягын карый.
Икенчедән, Кытай инвестицияләрдә әллә ни зур кызыклылык тапмый, Россия икътисадының алга таба язмышы бик үк аңлашылып бетми чөнки. Өстәвенә соңгы көннәрдә Кытай икътисади матбугатының игътибар үзәгендә – АКШның Россиягә каршы кабул ителәчәк яңа санкцияләре. Болар, Кытай белгечләре фикеренчә, сумны бик нык көчсезләндереп, Россия икътисадына зур зыян салырга мөмкин”.
Тагын бик ачык бер мисал китереп үтим әле. Узган елда Россия рекордлы уңыш – 135 миллион тонна ашлык җыеп, кая куярга белми аптырашта калды. Ә Америка, Кытай товарларына пошлиналарны арттырып, сәүдә сугышын башлады. Шуның нәтиҗәсе буларак, Кытай өчен бодай, кукуруз, соя һәм дуңгыз ите бәяләрен кыйммәтләндерде. Шулай икән, аларны Россиядән сатып ал да, эше бетте кодагый... Юк шул, халык саны ярты миллиардка җиткән Кытай быел Россиядән нибары 660 мең тонна бодай сатып алган. Кечкенә генә Төркия белән чагыштырганда – ике тапкыр, Мисыр белән чагыштырганда – өч тапкыр кимрәк күләмдә...
Менә шулай, рәсми чараларда Кытай белән дуслыгыбыз чиктән ашкан кебек тоелса да, чынында ул – бик чамалы. Бигрәк тә – хәзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев