Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кытайлар Төркиядә сатып-алуны өстенрәк күрә

Төркиядә Кытай туристларының чыгымнары узган ел белән чагыштырганда 166 процентка арткан.

Төркиядә Кытай туристларының чыгымнары узган ел белән чагыштырганда 166 процентка арткан. Кытайда 2018 ел Төркия туризмы елы дип игълан ителгән һәм инде ул үз нәтиҗәләрен бирә. Бу хакта "Анадолу" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Елның беренче айларында ук Кытайдан Төркиягә туристлар агымы арткан. Моның белән бергә, Кытай туристлары китергән керем дә, узган еллар белән чагыштырганда, шактый үскән.

Төркиядә товар сатып алу буенча, Кытай туристларыннан тыш, Бөекбританиядән килүчеләр алда. Аннан соң Катар, Согуд Гарәбстаны, Германия, Россия, Азербайҗан һәм Иран туристлары тора.

Төркия мәдәният һәм туризм министры Нуман Кортылмуш узган ел Төркиядә 250 мең Кытай туристы булуын, 2018 елда исә бу күрсәткечнең ике тапкыр артачагын җиткергән. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев