Кызыл ыштанлы кара күркә
Без шәһәрнең иске бистәсендә торабыз. Ике катлы агач өйләр җәйләрен алмагач, юкә чәчәкләренә күмелсә, кышларын калын көрт арасында кала. Ишегаллары кечкенә булса да, күңелгә иркен. Утын сарайлары, такта алачыклар, күгәрчен, эт оялары… һәммәсенең эченә кереп караган бар.
Күрше ишегалды — иң якын дустым Рәшитләрнеке. Көн дә шунда уенга йәгерәм. Ишегалдына кергәндә, бер аягым урамда булса, икенчесе Рәшитләрнең бусагасында була. Чөнки биредә усал ата күркә яши. Күмер әрҗәсендә аунаган диярсең, кап-кара. Йөргәндә канатларын сапындырсып, җир сөреп йөри. Шуның өченме канат очлары мамыксыз, очлы безләр шикелле тырпаешкан. «Сәид, Сәид»,—дип исемен әйтсәң, ишегалдын яңгыратып гөлдер-гөлдер» килә. Сәидтән бик тә куркам. Кергән саен артымнан куа ул. Әллә кызыл ыштаныма кызыга инде. Салдырып алып үзе кимәкче, ахры.
Кара Сәиднең җете кызыл «сакал»ы бар. Кызыл ыштаным бик тә, бик тә килешер иде аңа. Мин алай саран түгел-түгелен. Бүләк тә итәр идем. Әти-әнидән куркам. Болай да көчкә-кәчкә очын-очка ялгап яшиләр. Аннан соң, башка ыштаным да юк минем. Ел үсәсен көн үскәч, кайдан алып җиткерсеннәр.
Җәй ахырына кызыл ыштаным да тездән генә калды. Миңа өр-яңа, шәп-шәмәхә, киң каешлы чалбар алдылар. Искесен юып, кат-кат үтүкләп шкаф түренә салып куйдылар.
Көннәрдән бер көнне, әти-әни кызыл ыштан хакында тәмам оныткач, шкафтан алдым да, күлмәк эченә яшереп, күрше ишегалдына сыпырттым. Саран түгеллегемне күрсен әле Сәид.
Әмма ишегалдында Сәид күренмәде. Батырлыгымны җыеп, ул яшәгән сарайга башны тыктым. Анда да юк. Кәефем төшсә дә, бераздан куанып куйдым. Бик әйбәт, инде ишегалдында курыкмыйча уйнарга була. Ә бүдәкне бирәбез аны—җим савыты эргәсендәге түмәр өстенрә куям да, вәссәлам.
Сарайдан чыгып барышлый, каршыма Рәшит очрады.
— Сәид кайда, малай? Әллә биләмгә чыгып киттеме?
— Бөтенләйгә китте…
— Ничек инде бөтенләйгә?
— Шулпасы телне йотарлык иде, эчне ялый аласың.— Рәшит, шулай сөйли-сөйли, койма буендагы чүплеккә алып килде. Чүп-чар арасында кара каурыйлар тузгып ята иде,
…Төне буе күземе йокы кермәде. Мендәргә яшьләрем акты да акты. Ястыгым—ут, ятак астына учак яккан сыман.
Кемдер төн ката ишек шакый.
— Шык-шык… Шык-шык…
Авыр башымны мендәрдән көчкә күтәрдем. Ишекне ачсам — Сәид…
— Сәид, синме бу? Сине бүген ашка салмадылармыни?
— Гөлдер-гөлдер! Гөлдер-гөлдер!—Сәид утлы сакалын селки-селки көлде.— Кем миңа кул күтәрсен. Барысы да шүрли миннән.—Яныма килеп басты. Әйтергә микән, юк микән дип икеләнгән шикелле бер кавым дәшми торды.— Шулай да, малай, кызыл ыштаныңны жәлләдәң син. Ялварып сорый-сорый артыңнан күпме йөгердем бит. Сакалым да кызыл, читегем дә әнә нинди матур, кызыл ыштан гына җитми… Кызгандың, малай, кызгандың…
— Билләһи дим, кызганмадым,—дип акландым.— Бүген кердем сиңа. Син генә өйдә юк идең. Кызыл ыштанны да алып кердем. Түмәр өстендәкалды. Рәхәтлән киеп!
— Чынлапмы?!
— Валлаһи шулай!
— Алай булгач, нишләп торабыз соң монда?!—дип куанды Сәид.— Киттек әйдә!
— Йөгердек!
Иң элек, сарайга кереп, Сәид кызыл ыштанны киде. Аннан соң, эт аулаучылар атып үтергән Сарбайның оясына сугылдык. И куанды Сарбай. Сары койрыгын болгый-болгый безгә иярде. Иске баскыч буйлап күгәрчен оясына күтәрелдек. Безне анда, күңелле гөлдерәп, мәче буып үтергән ак күгәрчен Назлы каршы алды. Барыбыз бергә—Сәид тә, Сарбай да, Назлы да, мин дә — кулга-кул, канатка — канат тотыштык та оя читеннән этенеп очып киттек. Ишегаллары өстеннән, йортлар өстеннән. Бакчалар ап-ак. Әллә чәчәктән, әллә кардан. Мөгаен, кардандыр, җәй үтеп китте бит инде. Бераз очкач, мин калыша башладым. Кулларымны ничек кенә җилпесәм дә, аларны куып җитә алмадым.
Әйе, авырдым мин ул төндә. Бик каты авырдым. Савыгып урамга чыкканда, тирә-як ап-ак кар иде инде…
Әхәт Мушинский, 1993
Фото: https://mnogo-krolikov.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев