Күзләремә бер каравы җитә. Интернеттан дәва шифа бирәме?
Россиядә инде бер елдан артык телемедицина турында закон эшләп килә. Ягъни мәсәлән, өйдән чыкмыйча гына, интернет ярдәмендә табиб белән аралашып, дәваланырга мөмкинлек бирә әлеге закон. Нәтиҗәдә медицина хезмәте күрсәтүнең бу яңа төре җәмгыятьне һәм табибларны ике ярга бүлде: кемдер заманча ысулны хуплый һәм алга китешен көтә, кемдер катгый рәвештә каршы төшә.
Җәмәгатьчелек фикерен белер өчен, махсус сораштыру да үткәргәннәр. Респондентлар арасында алтмыш яшь тирәсендәгеләр һәм аннан да өлкәнрәкләр әлеге ысулны хупламый. Беренчедән, күбесе заманча технологияләр белән дус түгел, икенчедән, читтән торып дәвалауга ышанмый. “Ничек инде күзгә-күз карамый, сөйләшми генә ниндидер диагноз куеп дәвалау мөмкин?” – дигән сорау бирә алар. Ә урта буын һәм яшьләр әлеге ысулны кабул итә, һәм сораштыручылар арасында аннан актив файдаланучылар да бар икән. “Мин интернет ярдәмендә генә дөньякүләм танылган табиблар белән аралашып, алардан киңәш ала алам, чөнки шәхсән очрашыр өчен финанс мөмкинлекләрем чикле”, – дип аңлата күбесе үз позициясен.
Тагын өченче төркем дә бар: алары беренче консультацияне табиб белән очрашып, булачак дәвалану процессын исә интернет ярдәмендә үткәрү яклы. Нәкъ шул вариант законда да яктыртылган.
Хәзер технология һәм мәгълүмат заманы, шуңа күрә барысы да тиз үзгәрә, бер яңалыкка икенчесе өстәлә, җиһазлар алышынып тора. Читтән торып операцияләр ясаучы Винчи исемле робот та барлыкка килгән инде. Ә ЭКГ ясаучы, кан басымын үлчәүче, экспресс-анализлар ясаучы акыллы сәгатьләр, гаджетлар турында әйтеп тә торасы юк. Алар гадәти көнкүрешкә әверелеп бара. Тора-бара телемедицина өлкәсе тагын да киңрәк колач алачак. Чөнки аны интернет, челтәрле элемтә операторлары алга сөрә һәм үз эшчәнлегенең төп юнәлеше дип саный.
Сүз уңаеннан, Америкада читтән торып медицина хезмәте күрсәтү тармагы инде ун ел дәвамында уңышлы гына эшләп килә. Һәм елдан-ел үсеш алып, тернәкләнә генә бара. “Бүген амбулатор мөрәҗәгатьләр – 70 процентка, урыннар саны – 19, ә поликлиникалар саны 26 процентка кимегән”, – дип сөйли пациентларны яклау лигасы президенты Александр Саверский.
Безнең поликлиникалар халыктан, чиратлардан тончыга, табибларның эшен җиңеләйтү өчен, әлеге ысул файдалы булыр иде дип саный кайбер белгечләр. Табибка чират көткәндә: “Мин бер генә минутка, миңа сорарга гына”, – дип кабинетка кереп китүчеләр, ай-һай, ничек нервыга тия. Юкса алар әлеге соравын шул ук интернет аша гына бирә алырлар иде. Шулай ук гади салкын тию белән дә дистанцион рәвештә көрәшеп буладыр. Беркемгә дә сер түгел: таныш табибы булганнар инде күптән шулай читтән торып дәвалануны хуп күрә. Шалтыратып, симптомнарыңны әйтәсең дә, танышың сиңа үз киңәшләрен бирә. Ә хәзер исә әлеге ысул рәсмиләштерелгән була һәм аңа караш та җитдирәк булачак. Һәр шундый мөрәҗәгать теркәлеп, башкарылган эш нәтиҗәләре күзәтелеп барылачак. Билгеле инде, әлеге практика белән тәҗрибәле табиблар гына шөгыльләнергә тиеш. Закон да шуны таләп итә. Тагын шунысы бар: әлеге төр хезмәтне теләсә нинди медицина үзәге күрсәтә алмый. Законның монда – үз таләпләре. Табиблар махсус теркәлү узарга тиеш.
Татарстанда, мәсәлән, телемедицина төре белән Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәге актив шөгыльләнә икән.
“Бездә әлеге төр медицинаның аерым бер ысулы гына кулланыла. Бик авыр хәлдәге баланы, мәсәлән, без, аптыратып, аңа авырлыклар тудырып, Казанга яисә Мәскәүгә алып бармыйбыз, читтән торып кына күрсәтәбез. Әлеге форматта авыру баланы иң югары квалификацияле, иң алдынгы табиблар карый, аңа үз киңәшләрен бирә ала, – ди үзәк җитәкчесе Наталья Наговицина. Әмма мин үзем дә бу төр хезмәт күрсәтүгә сак карыйм, минемчә, авыру һәм табиб тандемы җанлы аралашу форматында булырга тиеш. Ә инде дистанцион аралашу авыру станционарда ятып чыккач, тернәкләнү барышында гына башкарылырга тиештер”.
Ни дисәң дә, әлеге төрнең үз уңайлыклары бар. Мәсәлән, ашыгыч, тиз карар чыгарырга кирәк булган вәзгыять туганда, яисә авыру янына барып җитә алмаслык шартлар булганда.
Кайчандыр табиблар үз өстәлләренә компьютер урнаштыруга да каршы иде. Хәзер заманалар үзгә. Медицина хезмәткәрләре дә, белемнәрен арттырып, тәҗрибәләрен туплап, яңа төр хезмәтләрне үзләштерергә мәҗбүр. Бүген дөрес диагноз кую һәм дәвалану процентлары бермә-бер арта бара. Тик шулай да, табиб белән очрашып, аңа үз моң-зарларыңны сөйләү үзе бер шифа бирә, төрле дару-уколлардан әйбәтрәк ярдәм итә шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев