Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» Бөтенроссия рус халык бәйрәме узды
8 май көнне Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» Бөтенроссия рус халык бәйрәме узды. Шәмәрдән мәдәният йортыннан бәйрәмдә «Тулган ай» фольклор коллективы һәм белгеч Г.М.Әхмәтшина «Катюша», «Ой, цветет калина» рус халык җырлары белән чыгыш ясадылар.
Концерт программасы өч сәхнәдә барды. Бу бәйрәмгә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 170 дән артык коллектив җыелды. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны рус халык уеннары, «Кулачная артель» рус сугыш сәнгатенең традицион төрләре, халык иҗаты һөнәрләре буенча мастер-класслар, театральләштерелгән тамашалары, җырчылар һәм ансамбльләр чыгышлары белән күңел ачу ярминкәсе көтә иде. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.
Чыганак : https://rdk-saby.do.am
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев