Әле ярый бала исән
Шушы көннәрдә Казандагы Декабристлар урамында урнашкан бер кибет төбеннән җиңел автомобильне эвакуатор алып китүе, ә аның эчендә 7 айлык сабый булуы хәбәре, җәмәгатьчелектә төрле фикерләр уятты. Автомобильгә ия булып, штрафстоянканың ни икәнен яхшы белгәннәр, шул проблема белән турыдан-туры очрашканнар, үзләре дә дөрес эшләп бетермиләр, дип инспекторларны гаепләргә тырышты.
Янәсе, аларга акча гына булсын, калганы кызыксындырмый, бик теләсәләр, арткы утыргычлардагы баланы күрми калмаслар иде. Ә бала бар икәнен белсә, инспектор машинаны алып китә алмый. Бу очракта аның бары тик административ материал гына тутыру хокукы бар. "Арткы утыргыч тәрәзә пыяласы тоныкландырылган, шуңа бала күренмәгән, тавышлар ишетелмәгән", - дип аңлатма бирде ЮХИДИнең Казандагы идарәсе пропаганда буенча баш инспекторы Иделия Шагова.
Машина штрафстоянкага китерелгәч, дежур частька, фәлән маркалы автомобильдә бала бар, дип шалтыраталар. Әнисе берничә минуттан урамга чыгып, калдырган урында машина юклыгын күргәч, башта нишләргә белмичә аптырап калгандыр, мөгаен. Мондый чакта нәрсә уйларга белмәссең, әллә машинаны бәрдереп алып киткәннәр, әллә урлаганнар? Шушы уйлардан соң гына штрафстоянка искә төшә һәм 02гә шалтырата башлыйсың. Әлеге ханым да шул номерны җыеп, хәлне аңлата. Эвакуаторга озатылуын белгәч, анда бала булуын әйтә. Машина әле бу вакытта эвакуаторда була. Аны баланың анасы килеп җитмичә торып, платформадан төшермиләр. Машина эче кайнарланмасын өчен шулай иттек, диләр. Бер үк вакытта "ашыгыч ярдәм" һәм балигъ булмаган яшьтәгеләр белән эшләүче хезмәткәрне (ПДН) чакырталар. Шөкер, сабый зыян күрмәгән, шул дәвердә ул изрәп йоклаган да йоклаган. Ата-анасы килеп, алып киткәннәр. Машинаны вакытлыча кую кагыйдәсен бозган өчен хатынга административ материал тутырыла, ПДН хезмәткәре дә беркетмә төзи.
Бу хакта ишеткәч, иң әүвәл сабыйның анасын, кара инде нинди күңелсез хәлгә тарыган бит, дип борчылып куясың. Кем белән нинди генә ситуация булмас, кешенең тамагы кибеп, су эчәсе килергә мөмкин, кысталып бәдрәф эзләп китүең дә ихтимал. Аны җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин дип сүз катучылар булгач, кызгану хисе тагын да көчәйде. Шулай да монда салкын акыл белән уйлау дөресрәк булыр, ягъни сабыйны машинада үзен генә калдырырга һич ярамый. Җәйге эсседә дә, кышкы салкында да, бик әйбәт һава торышы вакытында да. Бичара ана башта ике генә минутка бәдрәфкә киткән идем, дип акланган. "Ике минут эчендә бернинди эвакуатор да машинаны төяп китәргә өлгерми. Телевидение килгәч, даруханәгә дару һәм су алырга гына кереп чыктым дип тә әйткән ул, - ди Иделия Шагова. - Машина кибет янындагы тротуарда калдырылган, шундагы видеотасманы карадык. Ханым бәдрәфкә дә, даруханәгә дә сугылмаган, кибеткә кереп, кием-салым киеп, карап йөргән. Анда 17 минут торып чыккан. Кибеттәге кассир да шуны раслый".
Татарстандагы бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, баланы автомобильдә калдырып киткән ананы "Ата-ана тарафыннан балигъ булмаган балаларны карау һәм тәрбияләү вазыйфаларын үтәмәгән өчен" маддәсе буенча административ җаваплылыкка тарту гына аз, ул РФ Җинаять кодексының "Куркыныч хәлдә калдыру" һәм "Балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазыйфасын үтәмәү" мәддәсе буенча да җавап тотарга тиеш, дип белдерде. Вәкаләтле вәкил бу уңайдан, махсус мөрәҗәгать әзерләп, аны балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә һәм хокук органнарына юллаган.
Менә бөтен гаеп анада булып чыкты. Әйе, ханым, берни булмас әле дип, бала гомере һәм сәламәтлеге хакында тирәннән уйлап бетермәгән. Ә эвакуатор машинасында сабый җан-тәслим кылган булса, ЮХИДИ хезмәткәре дә җавап тотар идеме икән? Бу четерекле мәсьәләгә Россия автомобиль хуҗалары федерациясе төбәк вәкиле Рамил Хәйруллин да бер төрле генә җавап бирә алмады. "Юридик ягына тукталырга батырчылык итмим, - ди Рамил Рөстәм улы. - Теоретик яктан караганда, машина эчендәге баланы инспектор күрергә тиеш иде. Шуңа күрә аны да бөтенләй үк гаепсез дип әйтеп булмый. Ә икенче яктан караганда, нишләп әле хезмәткәр, бала калмады микән, дип автомобиль тәрәзәсе буйлап каранып йөрергә тиеш? Машинаны штрафстоянкага алып китмәсеннәр өчен балаларны махсус утыртып калдыру очраклары да аз түгел. Ата-ана үз гамәле өчен үзе җавап бирергә тиеш. Бу очракта да ананың гаебе зуррак дип саныйм".
Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев