Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлфия Авзалованы якташлары Казанда искә алачак

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың 85 еллыгы Казанда ике көн рәттән билгеләп үтелә.

15 һәм 16 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың якты истәлегенә багышланган зур концерт була. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова хәбәр итте.

15 гыйнварда узачак җырчының 85 еллыгы уңаеннан оештырылган моң кичәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов, АсылъЯр, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлназ Асаева, Артур-Марат дуэты, “Казан егетләре” төркеме, Энҗе Шәйморзина, Чулпан Йосыпова, Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев катнашачак.

Ә 16 гыйнвар көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония бинасында моң патшабикәсенең якташ коллегалары чыгыш ясарга җыена. Җыр бәйрәмен Актаныш җирлегеннән чыккан барлык артистлар һәм иҗат әһелләре оештыра.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев