Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үлгән балыклар өчен кем җавап бирер?

Исегезгә төшерәбез, 11 августтан 12сенә каршы төндә Зәй сусаклагычында бик күп балык үлгән иде.

Биологик ресурсларга китергән зыян 271 тонна, сумнарга күчергәндә, 22,6 миллион сумны тәшкил итә. Татарстанның Тикшерү комитеты моңа карата җинаять эше дә ачты.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, 2016 елның августында Зәй районында аномаль эсселек теркәлгән, шул сәбәпле, су температурасы да 28 градустан артып киткән. Һәм шул ук вакытта "Генерирующая компания" филиалы - Зәй ГРЭСының өстәмә энергоблоклары да кабызылган була. Бу исә сусаклагычтагы температураны тагын да арттырып, судагы кислород дәрәҗәсен бик күпкә киметә. Балыклар да шул сәбәпле кырыла.
Хәзерге вакытта өстәмә энергоблокларны кабызырга әмер биргән кеше ачыкланмаган. Тикшерү эше дәвам итә.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев