Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лиана Локманова “Сандугач-Соловей” Халыкара вокаль музыка конкурсында I дәрәҗәдәге дипломга ия булды [+фото]

Саба балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы Лиана Локманова 2-3 мартта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яшь талантлар катнашында үткәрелгән III "Сандугач-Соловей" Халыкара вокаль музыка конкурсына барды. Лиана (җитәкчесе Г.Дәүлиева, концертмейстер Ч.Маликова) "Академик вокал" номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, I дәрәҗәдәге Лауреат дипломына ия булды һәм...

Саба балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы Лиана Локманова 2-3 мартта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яшь талантлар катнашында үткәрелгән III "Сандугач-Соловей" Халыкара вокаль музыка конкурсына барды. Лиана (җитәкчесе Г.Дәүлиева, концертмейстер Ч.Маликова) "Академик вокал" номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, I дәрәҗәдәге Лауреат дипломына ия булды һәм 3 мартта үткән гала-концертта җырлады. Тамашачылар аның чыгышын бик җылы кабул иттеләр, көчле алкышларга күмделәр.

Жюри рәисе Венера Ганеева Лиананың чыгышын югары бәяләп, киләсе елга да катнашырга чакырды. Вокал укытучысы Г.Дәүлиевага һәм концертмейстер Ч.Маликовага катнашучыларны конкурска профессиональ дәрәҗәдә әзерләгәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев