Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Галимова: Татарстан Премьер-министры ялда иде, бүген эшкә чыкты

Казан Кремлендә Татарстан Премьер-министрының сәламәтлегенә бәйле проблемалар турындагы мәгълүматны кире кактылар.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сау-сәламәт һәм чираттагы ялдан соң эшкә чыкты. Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Алексей Валерьевич чираттагы ялда иде. Ул бүген эшкә чыкты. Иртәнге 9да ул бер киңәшмә үткәрде, 10.00 сәгатьтә икенчесе башланды. Ул хәзер җиң сызганып эшли. Алексей Валерьевич сау-сәламәт, сезгә дә шуны ук телим», - дип җавап бирде Галимова Песошинның сәламәтлеге белән кызыксынган журналистларга.

Казан Кремленең рәсми вәкиле бер гаммәви мәгълүмат чарасында Татарстан Премьер-министрының сәламәтлеге начараеп китүе турында мәгълүматка тап булган. Ул коллегаларына журналист этикасы хакында искәртте.

Фото: архив/Яков Абрамов/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев