Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Лилия Сәлахетдинова кияүгә чыга

Бүген 21 октябрь көнне күп социаль проектлар авторы, танылган шагыйрә Лилия Сәлахетлинованың никахы. Сөйгән яры Ришат белән ул эш урынында "Ярдәм" фондында танышкан. Ришат - Казан егете.

"Матбугат.ру" Лилиягә шалтыратып, аның хәлләрен белеште. Кәләш бик шат, күңелләре күтәренке.

 

Никахны бүген 21 октябрь көнне "Ярдәм" мәчетендә әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов укыячак. Аннары бәйрәм мәҗлесе булачак.

 

"Бәхет - ул ике йөрәкнең бер мизгелдә тибеше", - ди Лилия Сәлахетдинова. Һәм шушы шигъри юлларны яза:

 

Кышын да катмый чишмәләр, 

Сөю дә чишмә кебек!

Йомшак назлы сүз әйтүгә,

Күңелләр китә эреп. 

 

"Матбугат.ру" Ришат һәм Лилияне чын күңелдән котлый. Бәхетле булыгыз! Бер-берегезне саклагыз!

 

 

Фото: http://matbugat.ru

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев