Лимон зарарлы икән
Суык тигәндә без аны тиз генә чәйгә салып эчү җаен карыйбыз. Авыруга каршы көрәшү өчен С витамины кирәк, янәсе... Чынында исә, белгечләр әйтүенчә, лимонда С витамины без уйлаганча күп түгел
Организмның әлеге витаминга тәүлеклек ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен 1,5-2 лимон (180 грамм) ашарга кирәк. Чагыштыру өчен: татлы борычның 50 грамм булуы да җитә. Лимон түгел, ә гөлҗимеш С витамины буенча беренче урында тора. Организм әлеге витаминга баесын өчен тәүлегенә аны нибары 16 грамм ашарга кирәк.
Моннан тыш, температура 60 градустан артканда, витаминнар таркала. Димәк, кайнар чәйгә салгач, лимондагы С витамины бөтенләй юкка чыга дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев