Өлкән яшьтәге татарстанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк
Түләүсез консультацияләрне 29 сентябрьдә 10нан 13 сәгатькә кадәр Казанның Халыклар Дуслыгы йортында алып булачак. (Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). 29 сентябрьдә өлкән яшьтәге татарстанлылар түләүсез юридик ярдәм ала алачак. Әлеге акцияне Татарстан Юстиция министрлыгы оештыра, дип хәбәр итә "Татмедиа" АҖ матбугат хезмәте. Чарада Татарстан Пенсия фонды, медико-социаль экспертиза, салым хезмәте, республика...
Түләүсез консультацияләрне 29 сентябрьдә 10нан 13 сәгатькә кадәр Казанның Халыклар Дуслыгы йортында алып булачак.
(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). 29 сентябрьдә өлкән яшьтәге татарстанлылар түләүсез юридик ярдәм ала алачак. Әлеге акцияне Татарстан Юстиция министрлыгы оештыра, дип хәбәр итә "Татмедиа" АҖ матбугат хезмәте.
Чарада Татарстан Пенсия фонды, медико-социаль экспертиза, салым хезмәте, республика министрлыклары, шулай ук адвокат һәм нотариуслар катнаша.
Түләүсез консультацияләрне 29 сентябрьдә 10нан 13.00 сәгатькә кадәр Казанның Халыклар Дуслыгы йортында: Павлюхин ур., 57 йорт, 1 корпуста алырга була.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 223-02-13.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев