Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр җәмәгать мунчаларында бушлай юынудан тыш, тәмле чәй, кайнар коймак, юкә балы белән сыйландылар

1 октябрьдән районыбызда Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеге башланды. Аның барышында, гадәттәгечә, пенсионерларга зур игътибар күрсәтеләчәк. Оешма-предприятие, учреждение вәкилләре үзләрендә эшләп лаеклы ялга киткән ветераннарның акчалата яисә әйберләтә, күңелләрен күрәләр, тәмле телләрен кызганмыйлар, төрле чаралар оештыралар, хезмәт күрсәтәләр. Әйтергә кирәк, олы яшьтәгеләр ункөнлеккә мунчаларда юынып, чистарынып керделәр. Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы...

1 октябрьдән районыбызда Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеге башланды. Аның барышында, гадәттәгечә, пенсионерларга зур игътибар күрсәтеләчәк. Оешма-предприятие, учреждение вәкилләре үзләрендә эшләп лаеклы ялга киткән ветераннарның акчалата яисә әйберләтә, күңелләрен күрәләр, тәмле телләрен кызганмыйлар, төрле чаралар оештыралар, хезмәт күрсәтәләр. Әйтергә кирәк, олы яшьтәгеләр ункөнлеккә мунчаларда юынып, чистарынып керделәр. Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре ял көннәрендә бу хезмәтне бушлай күрсәтте. Җәмәгать мунчаларында юынып чыгучыларны тәмле чәй, кайнар коймак, юкә балы белән сыйладылар.

Хәзер байтак өлкәннәрнең фатирларында душ кабиналары эшли, кайберәүләр бассейнга йөри. Әмма җәмәгать мунчаларының да даими клиентлары бар.

-Биредә без һәр шимбә-ял саен. Яратып йөрибез, барлык уңайлыклары бар. Өлкәннәр көнендә, ураза һәм корбан гаетләрендә бушлай хезмәттән файдаланабыз, бик рәхмәтлебез. Мактагыз үзләрен",- диде мунчага дусты Фирая белән килгән Рәкыя Таһирова.

Мунча мөдире Лилия Әхмәтованың әйтүенә караганда, шимбә көнне сәгать 4кә 24 өлкән кеше мунча кергән, ә кич ахырына бушлай хезмәтитән файдаланучылар 57гә җиткән. Шәмәрдәндә исә 42 пенсионерга хезмәт күрсәтелгән.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев