Ирем соңгы бер-ике елда әллә нишләде - мине кисәк күрә алмас дәрәҗәгә җитә.
Өч зур балабыз бар, тагын берне көтәм. Бер апа әйтте - яшь чагында йөргән бер кызы иремне бозган, кем икәнен әйтмәде. Ул хатын белән иремнең хәзер очрашканнарын белмим. Әллә яшерен рәвештә очрашып, теге хатын яшьлек мәхәббәтен кайтарырга бозым салган? Ирем үзе берни әйтми, очрашмадым ди. Минем аңа ышанмаслыгым юк, тик күзгә күренеп үзгәргәч, ни дип тә аңлата алмыйм. Соңгы берничә елда себергә китеп эшли, бер ай шунда торса, бер аен безнең белән уздыра. Тегендә эшләгәч, безне бик тә сагынып кайта. Очып диярлек кайтып җитә, безне төрле җирләргә йөртә. Ә ай тәмамлана башлагач, ничектер кисәк үзгәреп, үзенә урын таба алмый башлый, борчыла, бәргәләнә. Әллә себердә башка хатынга ияләште микән дип тә уйлаган идем, үзеннән туры бәреп сорадым. Юк ди, миңа синнән башка кеше кирәк түгел ди. Ә мин аның сүзләрен ничек тикшереп карыйм? Иптәшләрен белмим, җитәкчелеге белән дә элемтәләрем юк. Иремнең артыннан алай ук тикшеренеп тә йөрисем килми, чөнки без бер-беребезгә һәрвакыт ышанып яшәдек һәм яшибез. Шымчылык итеп йөрсәм, бу мине дә, аны да түбәнсетәчәк кенә. Ә мин горур хатын һәм мондый түбәнлеккә төшмәячәкмен.
Барысы да тәртип, мин сине элеккечә яратам дисә дә, алай түгел шул, котырына, кайчак беркемне дә күрәсе килми башлый. Аңа сүз әйтеп булмый, тагын да ныграк җенләнә башлый, мине дә күрә алмый. "Син мине юри котыртасың ахрысы!" - дип, мине сүгә. Яратмыйм дип тә әйтми. Юк кына сүзгә бәйләнеп китәргә мөмкин, аннары ник миңа тавышыңны күтәрәсең дип акыра. Гәрчә мин аңа гадәттәгечә әйтсәм дә. Төрлечә бәйләнә. Ә мин бер сүз дә эндәшмәскә тырышам инде. Беркөнне хәтта сугышып та туктадык. Авырлы булгач, миңа борчылырга да ярамый. Ирем шуны аңлый бит, талашып туктагач, гафулар да үтенә үзе. Тик аннары тагын онытылып китеп, бәйләнә башлый. Элек андый түгел иде ул. Без бер-беребезгә акыру түгел, тавыш күтәргәнебез дә булмады. Исемем белән түгел, "Матурым", - дип кенә дәшеп яшәгән иремне җен алыштырган диярсең!
"Читтә кешесе бардыр, ул сине юри чыгарыңнан чыгартып, куып җибәрерлек дәрәҗәгә җиткермәкче була, намусына көч килер дип курка", - дип әйтәләр. Юк, менә монысын мин төгәл әйтә алам - миңа беркайчан да хыянәт итмәде, итми һәм итмәячәк тә ирем. Балаларны да ярата. Тик минем белән ызгыша икән, балаларны күрә алмый башлый. Белмим инде, эшеннән арыгандыр дисәң, авыз тутырып зарланганы юк, акчасы да әйбәт кенә чыгып бара. Хәерчелектә яшәмибез. Тик миңа карата үзгәргән мөнәсәбәте мине тәмам пошаманга салды. Бер сәбәпсез кеше ничек шулай үзгәрә ала икән соң ул? Берәрегезнең шундый хәлдә калганы бармы?
Нет комментариев