Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәттә Тукай һәйкәленең бер өлешен урлаганнар

Шүрәле скульптурасын урлаган кешеләрне күреп торган шаһитларны эзлиләр.

Әлмәт шәһәренең Ленин урамында Габдулла Тукайга куелган һәйкәленең бер өлешен урлаганнар. Бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр.

"Тукай һәйкәленең бер өлеше - Шүрәле скульптурасын урлаган кешеләрне күрүчеләрне эзлибез", диелә бу хәбәрдә.

Скульптура "Бу кап-кара урманда…" дип атала. Аны былтыр ясаганнар. Габдулла Тукай бара торган велосипедның алгы тәгәрмәчендә Шүрәле утыра торган булган.

"Бу турыда белгән, күреп торган кешеләрне элемтәгә чыгуларын сорыйбыз. Сезнең ярдәмгә өметләнәбез. Бу скульптура безнең шәһәр өчен зур әһәмияткә ия ", дип мөрәҗәгать итәләр Әлмәт паблигында.

Фотода скульптура бүген иртән, Шүрәле урланганнан соң сурәтләнгән.  

Инстаграм кулланучылар бу хәлгә бик гаҗәпләнә. Фотога төшкәндә сындырган булулары ихтимал, диләр. Кайберәүләр скульптура ватык булуын инде кичә үк күргән булган.

Фото: соцсети

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев